Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Ясно
Мәгариф
27 Августа 2020, 07:31

Карантинга карамастан укыттык

Педагоглар үз-үзеңне изоляцияләү шартларында эшләү тәҗрибәсен уртаклашты

Коронавирус пандемиясе җәмгыять, шул исәптән мәгариф системасы өчен җитди сынауга әверелде. Педагоглар тулы канлы уку-укыту эшчәнлеген читтән торып җайга салырга мәҗбүр булды. Бу катлаулы чорда укытучылар һәм тәрбиячеләр тарафыннан сынау һәм хаталар аша балаларны укыту коралларын һәм механизмын көйләүгә ирешелде. Күркәм йола буенча август аенда үтүче педагогия киңәшмәсендә бу көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Ул узган җомгада башланды һәм инде күнегелгән онлайн режимда үтә.
Сүзне секция дәресләре үткәрү буенча тәҗрибә уртак-лашкан фән укытучылары башлап җибәрде. Эстафетаны әңгәмә мәйданчыкларында катнашучылар кабул итте. Балалар бакчалары педагоглары яңа чынбарлыкның мәктәпкәчә мәгариф өчен катлаулы булуын белдерде. Күпләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү өчен методика тәкъдимнәренә, биремнәргә кытлык кичерде. Шул сәбәпле баштагы мәлдә читтән торып укыту, асылда, укытучылар тарафыннан үз көчләренә ышанып кына, уйламастан башкарылды. Әмма шактый кыска вакыт эчендә алар эшне җайга салуга иреште.
– Мәктәпкәчә яшьтәге сабый – укучы бала түгел, аның үз телефоны да, компьютеры да юк. Тәрбиячегә аның белән ничек элемтә тотарга? Ата-аналар аша гына! Шушы дәвердә алар балалар белән тәрбиячеләр арасында элемтә тәэмин иткән мөһим буынга әверелде, – диде 21нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Наталья Николаева. – Педагог-лар иҗат дәресләре өчен уку-укыту роликлары, биремнәр җибәрде, ата-аналар исә баланың сурәт ясавын, язуын тасвирлаган фотолар, видеолар төшерде.
Санлы мәйданчыклар өстәмә белем бирү оешмаларының шулай ук аерылгысыз өлешенә әверелде. Үткән ярты елда Туймазы педагоглары зур эш башкарды, мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны интернет-даирәне мәгънәсез чарлаудан йолып алды. Мәсәлән, онлайн-лагерьларны алыйк – дуслар һәм вожатыйлар, уеннар һәм чаралар, җыр һәм биюләр, әңгәмә һәм шаярту-шуклыклар белән.
– Онлайн лагерь – атнага җиде көн буе компьютерга яки телефонга текәлеп утыру түгел ул. Киресенчә, көндәлек биремнәр гамәлдәге чәмлелекне күздә тотты – физкульт-фристайллар, биюле яллар, башка бик күп танып белү чаралары бу, – диде Балалар-үсмерләр иҗат йорты педагогы Наил Әхмәтҗанов.
Ата-аналар җыены, мәгариф системасының булачак архитектурасы, мәгариф идарәсе начальнигы белән матбугат конференциясе йомгаклары турындагы мәкаләләрне гәзитнең киләсе саннарында укыгыз.
Читайте нас