1 сентябрьдә төбәк мәктәпләре укучылары парта артына утырачак дип карар ителде. Әмма шул ук вакытта байтак таләпләр үтәлергә тиеш. Беренчедән, мәктәпләрдә кабинет системасы кертелә. Балалар, элеккечә, бер сыйныфтан икенчесенә күчеп йөрмәячәк. Бу физкультура, физика, химия, информатика, технологиягә генә кагылмый.
Тәнәфесләрдә дә үзгәреш булачак. Укучылар һәм укытучылар агымын бүләчәкләр. Уку йортларында барлык ишекләр, шул исәптән өстәмәләре дә ачылачак.
Һәр мәктәптә дәрес башланыр алдыннан температура үлчәячәкләр. Уку йортына мәктәп автобусында килүчеләрне автотранспортка утырганда ук тикшерәчәкләр.
Дәресләр 5 минутка кыс-кара. Өлкәннәр өчен битлек режимы мәҗбүри.
Шушы уку елыннан башлангыч сыйныф укучыларын мәктәп ашханәләрендә түләүсез ашатачаклар.