Республикада “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” җәмәгать чарасы үтә, ул тормышта авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итүне күздә тота.
Туймазылылар өчен хәйрия ярдәме туплау белән Гаилә хезмәте (Чехов ур., 1б, телефоны 5-50-29) шөгыльләнә. Районда яшәүче кайбер кешеләр бу чараны хуплап, Гаилә хезмәтенә дәфтәр, ручка, төсле кәгазь, пластилин алып килә. Оешма белгечләренә мөрәҗәгать итеп, анык гаиләгә кагылышлы мәгълүмат белән танышырга һәм фәкать аларга ярдәм күрсәтергә була.