Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин чыгарылыш укучыларына һәм аларның ата-аналарына дистанция һәм битлек режимы саклау мөмкин булмаган мәдәни һәм җәмәгать туклану оешмаларына барудан тыелырга киңәш итте.
Туймазы кызлары һәм егетләре өлгергәнлек аттестаты алды инде һәм документларын илебезнең уку йортларына тапшыра ала. БДИ нәтиҗәләрен югары уку йортлары ФИСта (Федерациянең Дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүне тәэмин итү мәгълүмат системасы) күрәчәк.