Мәсәлән, Туймазы 7нче мәктәбе укучысы рус теле буенча имтиханда (аны кызлар һәм егетләр 6 июльдә тапшырды) 100 баллга ия булган. 211 чыгарылыш укучысының 67сенең бу фәннән нәтиҗәләре кимендә 81 балл. Рус теле буенча уртача балл – 77, бу үткән елгы күрсәткечтән өч баллга артык. Шушы көннәрдә 7 июльдә башкарылган эшләрнең (коронавирус нәтиҗәсендә рус телен быел ике көн бирделәр) нәтиҗәләре киләчәк.
Әдәбияттан БДИны 16 бала тапшырды. Туймазы 8нче мәктәбе укучысы 90 балл җыйган.
Районның 60 укучысы информатиканы сайлаган. 4нче мәктәпнең ике укучысында – 92шәр балл.
Кичә Туймазы укучылары соңгы имтиханны – телдән инглиз телен тапшырды.