Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Дождь
Мәгариф
16 Июля 2020, 07:40

Чыгарылыш сыйныфы укучыларының күбесе рус телен сайлаган

3 июльдә мәктәпләрдә дәүләт имтиханнары башланды

Бу көнне югары уку йортларына укырга керү өчен география, әдәбият яки информатика таләп ителгән егет һәм кызлар үз белемен сынады. Арытабан чыгарылыш укучылары рус телен, юнәлешле математика, физика, тарихтан имтихан тапшырган. Бүген җәмгыять белеме һәм химиядән имтихан тоталар.
Имтихан тапшыручылар саны буенча рус теле беренче урында – аны 371 кеше сайлаган. Математикадан БДИны 216 укучы тапшырган. Беренче өчлекне химия һәм җәмгыять белеме фәне төгәлли – БДИ тапшыру өчен аларда 111әр укучы тукталган.
Инглиз теле буенча йомгаклау имтиханы (телдән) 22 июльдә узачак.
Балларга карата ризасызлык туган очракта читтән торып апелляция бирү өчен БДИда катнашучыларга https://rcoi02.ru/gia11_result/ сылтамасы буенча керергә яки Мәгариф идарәсенең читтән торып апелляция бирү өчен өстәмә үзәгенә (Туймазы, Октябрь мәйданы, 1, 4нче бүлмә) мөрәҗәгать итәргә.
Фото: pbs.twimg.com
Читайте нас