Аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен баланы мәктәпкә әзерләү гадәттә зур мәшәкатькә әверелә. Чөнки 1 сентябрьгә укучыны баштанаяк киендерергә, язу-сызу кирәк-яраклары белән биштәрен дә алырга кирәк. Республиканың “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” җәмәгать чарасы тормышта авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итүне күздә тота. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Хәйрия ярдәме “Гаилә” үзәгендә (Чехов ур., 1б, телефоны 5-50-29) туплана. Шунда ук анык гаиләгә кагылышлы мәгълүмат алырга һәм фәкать аларга ярдәм күрсәтергә була.