Туймазы хәбәрләре
+27 °С
Ясно
Мәгариф
12 Мая 2020, 11:35

Япония бизәкләре – хас гөлчәчәкләр

“Мастер-класс” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре читтән торып халыкара бәйгедә җиңгән

Менә 25 ел инде Балалар (үсмерләр) иҗаты йортындагы “Мастер-класс”берләшмәсе җитәкчесе Әлфия Лагода балаларга үз куллары белән матурлык иҗат итәргә булыша. Гадәттән тыш башкару техникасы, төрле иҗат алымнарын берләштерү, матур фурнитура куллану аның тәрбияләнүчеләренең һәр эшен үзенчәлекле итә. Менә әле дә укучылары японнарның кинусайга техникасын өйрәнә, аның асылы – тукыма кисәкләреннән сурәтләр ясау. Әзер эшләнмә корамадан тегү яки пэчворк-ны хәтерләтә, әмма тукыма энәсез тоташтырыла.
Русиянең башка мәктәп балалары кебек, Әлфия Миңнулла кызының укучылары да читтән торып белем ала. Балаларга барысы да аңлаешлы булсын өчен педагог көн саен диярлек яңа эшләнмә “туу” барышын адымлап фотога төшерә яисә, видеога яздырып, WhatsAppка җибәрә. Кайбер уңайсызлыкларга карамастан, мондый осталык дәресе могҗиза кыла. Балалар шулкадәр мавыгып һәм төгәл итеп укытучысын кабатлый ки, аларның әзер эшләрен шундук бәйге яки күргәзмәгә җибәрерлек. Әлфия Миңнулла кызы шулай эшли дә. Тик читтән торып.
Күптән түгел халыкара “Иҗади эзләнү” бәйгесе нәтиҗәләре мәгълүм булды, балалар апрель башында япон техникасында башкарылган эшләренең фотоларын җибәргән булган анда. “Мастер-класс”ның берьюлы өч тәрбияләнүчесе билгеләнгән. Диләрә Әмирханова һәм Саша Быкова җиңү яулаган, Ралина Галиуллина икенче урынга чыккан. Әлфия Миңнулла кызының апрельдәге җиңүләре бу гына түгел әле. Карина Шархитова балалар һәм яшьләрнең “Барысы да сәләтле” бәйгесе җиңүчесе булган.
Әйтергә кирәк, мондый матурлыкны бүген кызлар гына иҗат итми. Быел берләшмә дәресләренә Иван Усачев белән Денис Родионов та йөри. Кем белә, бәлки, бу малайлар булачак мода осталарыдыр әле.
Читайте нас