Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Мәгариф
27 Апреля 2020, 08:35

«Тиктормаслар» тик тормый

Балаларның «Непоседы» үсеш клубы җитәкчесе карантин чорында интернетта әти-әниләр һәм балалар өчен дәресләр үткәрә

«Непоседы» клубы – шәһәрдә киң танылган балаларны үстерү үзәкләренең берсе. 10 айдан алып 7 яшькәчә дистәләгән бала өчен ул икенче йортка әверелгән. Биредә аларны, һәрвакыт шат елмаеп, мөлаем Оля түти каршы ала. Клубка нигез салучы һәм аның җитәкчесе Ольга Харисованы шулай атый балалар. Әмма үз-үзеңне изоляцияләү режимы тиктормас сабыйларны гадәти дәрес һәм уеннардан аерды.
– Карантинның бер генә атна булмаячагын аңлагач, арытабан ничек эшләргә икән дип баш вата башладык, – ди Ольга Николаевна. – Балаларны сагындым, чөнки җиде елда клуб тормыш рәвешемә әверелде, вакытны бушка үткәрү дә минем өчен түгел. Балалар да боекты – байтак ата-аналар алардан сәлам әйтеп язды һәм шалтыратты. Дөрес карар үзеннән-үзе килде: тәрбияләнүчеләрем белән аларга уңайлы вакыт һәм урынны сайлап, дәресләрне онлайн үткәрә башладык.
Ольга Николаевна көн саен җәмәгать челтәрләрендә курчак театры спектакльләрен күрсәтә һәм әкият укый, пластилиннан әвәли һәм аппликацияләр эшли. Космонавтика көненә багышланган дәрестә балалар галәм турында күп нәрсә белде, “Әйдә уйныйбыз” рубрикасында исә яңа уеннар белән танышты.
Әти-әниләр бераз ял итә алсын өчен Ольга Николаевна онлайн-балалар бакчасы оештырган хәтта – планшет һәм телефон мониторлары аша көне буе – иртәнге зарядкадан башлап төнге әкияткә кадәр балалар белән аралашкан. Трансляция үткәрү вакытында интернетка тоташып булмаса – зыян юк: барлык дәресләр язмасын клубның җәмәгать челтәрендәге сәхифәсендә табарга мөмкин.
Байтак гаиләнең бүген матди хәле бик яхшы булмау сәбәпле, “Непоседы” балалар клубы түләүле генә түгел, түләүсез дә эшли.
– Минем өчен балалар белән аралашу – ләззәт, – ди ул. – Мин шул рәвешле ял итәм, тормышка мөкиббәнлек һәм күңел көрлегенә тиенәм. Ярдәмнәре һәм ихтирам-хөрмәте өчен тәрбияләнүчеләремнең әти-әниләренә рәхмәтлемен. Бүгенге катлаулы чорда кешелекле булу һәм бер-береңә ярдәм итү бик мөһим. Минем кечкенә генә ярдәмем каратин көннәрен бизәр дип ышанам.

Әйдәгез уйнарга!
Аркан буйлап йөрүче
Сикергеч, бау яисә ак тасма кирәк булачак. Аларны идәнгә беркетергә һәм тигезлек саклаучылар ярышы үткәрергә була. Музыка кабызыгыз, балалар чиратлап вак-вак адымнар белән сызык буйлап атласын. Уенны катлауландырырга була. Мәсәлән, артка караган килеш баудан алга атларга.
Хәзинә эзләүчеләр
Балаларга яшерелгән әйберләрне эзләү ошый – аеруча азактан аларны бүләк көтсә. “Хәзинәне” берәр ышанычлы урынга яшерегез һәм кәгазьгә төрле юлкүрсәткеч киңәшләр языгыз. Беренче кәгазьне бала тиз табарлык урынга куя аласыз. Мәсәлән, иртәнге аш алдыннан тәрилкә яисә яраткан уенчыгы астына куярга була. Соңыннан башка аңлатмаларны өй буенча яшереп чыгып, баланы финалга китереп җиткерә аласыз. Тагын бер ысул буларак, “эссе-суык” сүзләрен кулланыгыз.
Тартмада нәрсә?
Бу уен барлык мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ошаячак. Теләсә кайсы аяк киеме яисә башкадан бушаган капкачлы тартма алыгыз. Тартманың берәр ягында бала кулы сыярлык тишек ясагыз. Теләгегез булса, тартманы ялтыравык кәгазь белән әйләндереп алыгыз һәм анда сорау билгесе ябыштырыгыз. Уен алдыннан аның эченә берәр әйбер яшерегез һәм балага анда нәрсә булуын уйлап әйтергә кушыгыз. Ул сораулар бирергә мөмкин, ә сез аңа юнәлеш биреп торыгыз. Бу уеннан бәйге ясарга уйласагыз – һәр балага дөрес җавабы өчен балл язып барыгыз.
Читайте нас