Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Мәгариф
23 Апреля 2020, 13:00

Диктантны онлайн-режимда язабыз

25 апрельдә “Башкорт теле буенча халыкара диктант” чарасы узачак.

25 апрельдә “Башкорт теле буенча халыкара диктант” чарасы узачак. Коронавирус нәтиҗәсендә диктант беренче тапкыр онлайн-форматта үтәчәк. Анда катнашу өчен алдан чара сәхифәсендә (bashkdictant.ru) теркәлү зарур.
25 апрельдә в 11.00 сәгатьтә (Уфа вакыты белән) “Башкортстан юлдаш телевиденисе” телеканалында, «ВКонтакте», Instagram җәмәгать челтәрләрендә, Youтube видеохостингында диктант тексты укылачак: 11.00-11.25 сәгатьләрдә анда башкорт телен яңа гына өйрәнә башлаган кешеләр; 11.30-11.55 сәгатьләрдә – башкорт телендә иркен аралашучылар; 12.00-12.20 сәгатьләрдә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучы кешеләр катнашачак.
Чарада катнашучы һәр кеше диктантны өйдә үзаллы яза ала. Язып бетергәч, диктант язган кәгазьне фотога төшереп (күчермәсен алып),
26 апрельдән дә соңга калмый шәхси кабинет аша чара сәхифәсенә яисә bashkdiktant2020@mail.ru электрон почтасына яисә WhatsApp +7 (927) 950-02-66 мессенджер номерына җибәрергә кирәк.
Чараның рәсми йомгаклары чара сәхифәсендә 30 көн дәвамында урнаштырылачак.
Читайте нас