“Барлык музейлар да ябылган һәм кешеләрнең сәнгать белән сок-лану мөмкинлеге булмаган дәвердә дә, әйдәгез танылган рәссамнарга әверелик һәм аларның әсәрләрен кабат иҗат итик”, – дип тәкъдим итә Сәрдек авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф педагоглары һәм биләмәләрендә үзенчәлекле флешмоб башлап җибәрә.
Чараны тәкъдим итүче – башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнур Галиева балаларга, берьюлы аларның ата-аналарына да, гадәттән тыш өй эше бирә: танылган рәсемнән файдаланып, аның фотокүчермәсен ясарга. Укучыларның эшендә кемнәр катнашачак, нәрсәләр кулланылачак, барысын да үзләре хәл итәчәк.
Галиева, WhatsAppка фоторәсемнәр килә башлагач, соклануын яшерә алмый. Монда Ян Вермеерның “Энҗе алкалы кызы”да, Тициан Вечеллионың “Тәүбәгә килүче Мария Магдалина”сы да була. Мәктәп директоры Гөлнара Салихова да мавыктыргыч чарадан читтә калмый һәм мәктәп сәхифәсендә Адольф Уильям Бугроның “Әфлисуннар” рәсемен үзенчә күзаллавын урнаштыра. Анда – Гөлнара Гамир кызының оныклары һәм килене. Оештыручы үзе дә битараф калалмый һәм Сандро Боттичеллиның “Данте портреты”н тасвирлый. Эшләр сәнгать остаханәләрендә иҗат ителмәсә дә, төп нөсхәдән һич аерылмый. Шулай итеп, мәктәпнең бары тик дөньяның күренекле музейларында гына урын алган сәнгать әсәрләре җыелмасы барлыкка килгән.