Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Мәгариф
16 Апреля 2020, 08:50

Мәктәп.ru

1нче интернат-мәктәп укытучысы читтән торып укыту үзенчәлекләре турында бәян итә

Карантин җәһәтеннән педагогларның эше артты. 1нче интернат-мәктәпнең математика укытучысы Гүзәлия Янгирова онлайн-дәресләр үткәрү, порталда өй эшләре урнаштыру, чатларда укучылар белән аралашу, санлы өй эшен тикшерү, дәресләргә әзерләнү элеккегә караганда вакытны күбрәк ала ди. Аларга укыту методикасын алыштырырга туры килгән, димәк.
– Әйе, без мәгълүмат технологияләрен куллана идек инде, әмма кичә әле беребез дә компьютер экраны аша укытырбыз дип күз алдына да китермәде, – ди Гүзәлия Замир кызы. – Коронавирус электрон укыту төрләрен мәктәп тормышына кертергә ярдәм итте. Мин 30 елдан артык математика укытам, һәм элек үзләштергән мәгълүмат-белемнәр җитәчәк кебек иде. Бүгенге хәл-вакыйгалар моның киресен күрсәтте. Интернеттан яхшырак файдалану өчен экспресс-курслар үтәргә туры килде.
Математик 5-11нче сыйныфларда укыта. Укучылар төрле яшьтә, димәк, һәр дәрескә аерым әзерләнергә кирәк. Мәктәп тәмамлаучылар өчен кулланылган методиканы алгебра һәм геометрияне яңа гына өйрәнә башлаганнар өчен файдалана алмыйсың.
– Фәннәр патшабикәсен тыңлап кына кабул итеп булмый – аның белән такта һәм акбур ярдәмендә танышырга кирәк. Башта бик борчылдым, теманы балаларга онлайн ничек аңлатмак кирәк? – ди педагог. – Аннары барыбер язарга карар иттем. Дәрескә кадәр әзерләнәм – формула, мисаллар һ.б. язам. Төсле фломастер белән мөһим урыннарны билгелим. Мәсәлән, әле бишенче сыйныфларда дистәле вакланмаларны үтәбез. Биредә иң төп хата – балалар еш кына өтерләрне югалта. Мин аларны фломастер белән сурәтлим, һәм бу укучыларның башына кереп кала. Моннан тыш, дәрес башланганчы язмаларны фотога төшерәм һәм WhatsApp төркеме аша балаларга җибәрәм. Алар дәрестә сүзнең нәрсә турында барганын тизрәк аңлый.
11нче сыйныфлар белән җиңелрәк – алар заманадан алда атлый. Техника белән дус, имтиханнарга әзерләнү өчен кирәкле файл, программаларны үзләре күчереп ала, кыскасы, дәресләргә җаваплы карый. Читтән торып укытуга күчәр алдыннан без бөтен темаларны да үтәргә өлгердек. Әле кабатлау һәм имтиханнарга әзерләнү белән шөгыльләнәбез. Мәсәлән, контроль-бәяләү материалларының икенче өлешендә катлаулы мәсьәләләрне чишүне дөрес рәсмиләштерүгә бирем бар. Мин мәсьәләне алам һәм аның ничек булырга тиешлеген язам, вак, әмма мөһим өлешләрне билгелим. Аннары WhatsApp аша укучыларга җибәрәм.
Гүзәлия Замир кызы өй эшен тикшерүнең икеләтә артык вакытны алуын билгели. Әмма педагог моның вакытлыча гына булуын, моңа тыныч карарга кирәклеген аңлый.
– Бөтен нәрсәне дә яхшыга юрарга тырышам. Мәсәлән, компьютерны, төрле программаларны ныграк белә башладым. Менә коронавирус 30 ел элегрәк килеп чыкса, безгә бик авыр булыр иде. Бүген исә технологияләр ярдәмендә белем бирүне дәвам итә алабыз, – дип ассызыклый Гүзәлия Янгирова.
Читайте нас