Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Мәгариф
13 Апреля 2020, 08:50

Интернет буенча дәрес

Дүшәмбедән башлап укучылар һәм укытучылар өчен читтән торып укыту оештырылды

23 мартта коронавирус хә-вефе янау сәбәпле, респуб-ликада барлык мәктәпләр дә ябылды. Башта балалар өйдә “озайтылган” каникулда утырды, 6 апрельдән исә читтән торып белем алуга күчте.
Хәзер мәктәптә кың-
гырау сыйныф бүлмәлә-рендә түгел, балаларның шәхси компьютерларында яңгырый. Дәресләр ничек үтә, укучылар һәм укытучылар онлайн укытуга әзерме – бу хакта муниципалитет-район Хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Ай-гөл Әхмәтова белән әңгәмәләштек.
– Айгөл Фатыйховна, читтән торып укыту нидән гыйбарәт? Баланың барлык дәресләре гадәти мәктәп расписаниесе буенча үтә, әмма онлайн тәртиптә, димәк?
– Юк. Баладан тәнәфессез 45 минут дәвамында экран артында утыруны таләп итәргә ярамый. Балалар өчен онлайн-дәресләр мәктәптәгедән шактый кыс-ка – кимендә 20 минут дәвам итә. Һәр мәктәп, һәр укытучы анык сыйныф өчен үз расписаниесен төзи, балалар белән онлайн-конференцияләр, видеодәресләр үткәрә, телефон аша аралаша.
– Читтән торып укытуга күчүгә әзерлек бер генә көн булмагандыр, мөгаен. Әзерлек чоры ничек үтте?
– Барлык укытучылар, өстәмә белем бирү педагог-лары балалар каникулда чагында ике атна дәвамында Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оештырган квалификация күтәрү курсларын үтте. Укытучылар читтән торып дәресләр үткәрү методикасын, белем бирү платформаларын үзләштерде. Без укытучылар һәм балаларда булган техника тәэминатын барлап чактык. Һәр мәктәп укытуны нинди электрон чыганаклар һәм кушымталар ярдәмендә оештырычагын үзе хәл итте. Кайдадыр Skype, кемдер Zoom белән тыгыз эшли.
– Тәртип ничек куелган? Барысы да дәрестәме, аны тыңлыйлармы һәм ишетәләрме – укытучы ничек тикшерә?
– Дәрес онлайн тәртиптә үткәрелә икән, укытучы балаларның чатка кушылу-кушылмавын күрә. Даими аралашу бара, педагог сорау бирә – балалар җавап кайтара, биремнәр үти.
– Барлык мәктәпләр дә читтән торып укытуга мәшәкатьсез күчә алдымы?
– Районның барлык мәктәпләре дә читтән торып укытуга күчте. Әлбәттә, бу эш бар җирдә дә шома гына бармады. Кайбер авылларда интернет тизлеге канәгатьләнерлек түгел, онлайн-дәресләрне һәрвакыт бөтен сыйныфны тоташтырып үткәреп булмый. Авырлыклар булса, укытучылар электрон кейслар куллана, биремнәрне башка кулай ысул белән тарата – смс-хәбәр аша, җәмәгать челтәрләрендә – «ВКонтакте», «Одноклассники» яисә WhatsApp аша. Янә бер ысул – биремне турыдан-туры электрон һәм читтән торып укыту платформаларында алу. Укучы башкарылган эшне укытучыга җибәрә. Педагог эшне тикшерә-бәяли, тик беренче атнада журналга “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләр генә куярга тәкъдим ителә.
– Укытучылар дәресне өйдәнме, әллә мәктәп сыйныфыннан үткәрәме?
– Педагоглар да үз-үзеңне изоляцияләү режимында, дәресләр онлайн, өйдән чыкмыйча үткәрелә.
– Өченче сыйныфта укыган бала өйдә ялгызы гына калган һәм онлайн дәресне көйли алмый ди, ул мәктәпкә укырга йөри аламы?
– Мәктәпләрдә 1-4нче сыйныф укучылары өчен әти-әнисе эшкә йөргән очракта читтән торып укыту чорында дежур төркемнәр оештырыла.
Башлангыч сыйныфлар “Беренчеләр өчен теледәрес”кә бик теләп кушылды. Көн саен танылган шәхес белән “Ачык дәрес” үткәргәннән соң алар өчен дәрес башлана (уку, рус теле, математика, тирә-як мохит, ИЗО, технология, музыка).
– Читтән торып укытуны балалар каникулның дәвамы кебек кабул итмәсме?
– Күп нәрсә укытучының дәресне ничек алып баруына, биремнәрне тикшерү өчен нинди алымнар куллануына бәйле. Монда өйдә укыту шартлары булдыруда ата-аналарның ярдәме аеруча мөһим: эш урыны, туклану, көн тәртибе. Болар барысы да мәктәп укучысына көчен дөрес сарыф итәргә ярдәм итәчәк.
– Өендә компьютеры, ноутбугы булмаган мәктәп баласына нишләргә?
– Мондый укучылар өчен дәрес кәгазь кейслар кулланып үткәрелә. Аларны аерым фән укытучылары әзерли. Балага биремне график буенча китерәләр. Моны я сыйныф җитәкчесе, я дежур укытучы эшли, бәлки ата-ана аша тапшыру да кулайдыр. Һәрхәлдә үзара эшчәнлек җайга салыначак.
– Читтән торып укырга мәҗбүр укучыларга һәм аларның ата-аналарына нинди онлайн чыганаклар ярдәм итәлә? Бу чыганакларның сертификаты һәм Мәгариф министрлыгы рөхсәте бармы?
– Мәгариф чыганаклары исемлеге мәктәп, мәгариф идарәсе, Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Русия Мәгариф министрлыгы сәхифәләрендә бар. Аларның иң киң таралганнары – Российская электронная школа – бу интернет-мәйданчыкта видеодәресләр, барлык сыйныфлар өчен һәм барлык төп фәннәр буенча биремнәр бар. «Яндекс.Учебник», «ЯКласс», «Учи.ру» фәннәр һәм тикшерү эшләренә әзерлек буенча интерактив курслар тәкъдим итә. Күпләргә Фоксфорд мәйданчыгы ошый – бу тоташ онлайн-мәктәп, ул аеруча өлкән сыйныф укучылары өчен файдалы – анда олимпиадага, БДИга, махсуслашкан югары уку йортларына (мәсәлән, техника юнәлешендә) укырга керергә әзерлек буенча курслар күп.
11 апрельдән мәктәп тәмамлаучылар өчен республиканың “Электрон мәгариф” порталында БДИга әзерлек буенча онлайн-консультация башлана. Дәресләрне югары уку йортлары, 100 баллчылар әзерләгән укытучылар, республика имтихан комиссияләре әгъзалары үткәрәчәк. Ата-аналар һәм укучылар тарафыннан файдаланылган һәм тәкъдим ителгән барлык чыганакларның түләүсез булырга тиешлегенә басым ясыйм.
Читайте нас