Балачакта һәрберебез әти-әнинең йокы алдыннан китап укуын түземсезләнеп көтә иде. Әнинең тавышына изрәп, хыялыбызда ахмак Колобок, ачык күңелле Муха-Цокотуха, шаян Незнайканы тасвирлый идек. Соңрак без Зөбәрҗәт шәһәргә кунакка барып, Том Сойер һәм 15 яшьлек капитан белән мавыктыргыч сәяхәткә чыгып киттек.
Балалар китабы – һәр бала тормышында беренче һәм мөһим дәреслек ул. Бу җиңел һәм кызыклы хикәяләр балаларны яманлык һәм игелеклелек, дөреслек һәм ялган, мәхәббәт һәм нәфрәт турында уйланырга мәҗбүр итә. Алар бәләкәч кешенең күзаллавын киңәйтә, халык зирәклеген аңларга ярдәм итә.
Бүген китаплар дөньясы балалар әдәбиятының бихисап күп төрен тәкъдим итә. Байтак әсәрләрне интернеттан табарга була, әмма өйдә сурәтле кәгазь китапны уку кызыклырак.