Хәзер хәл үзгәргән – мәктәп Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән “Взлетай” мәгариф проектына кушылган. Проект төрле юнәлештәге берничә модульдән гыйбарәт. Шуларның берсе – “Сәламәт елмаю” ярдәмендә кабинетка җентекле ремонт үткәрелгән һәм анда яңа җиһазлар кайтарылган. Бу максатта акча район һәм республика бюджетыннан бүленгән.
Уңайлы кәнәфи һәм заманча стоматология корылмасыннан тыш, биредә һаваны сафландыру өчен бактерицид нурландыргыч, җиһазларны эшкәртү өчен коры пар шкафы бар. Хәзер табиб-стоматолог Ольга Ермалаевадан яшь пациентлар өзелми. Кабул итүгә ике атна алдан язылалар.
Мәктәп стоматология кабинеты – балаларның тешләре сәламәтлеген кайгырту өчен кулай урын. Алар монда тикшерү үтә һәм дәвалана, кариесны кисәтү буенча тәкъдимнәр ала. Биредә сәламәтлек дәресләре дә үтә.