Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Ясно
Мәгариф
20 Февраля 2020, 08:50

Гореф-гадәтләрне саклыйбыз, яңалыкны хуплыйбыз

Районның иң борынгы мәктәпләренең берсе юбилеен – 90 еллыгын билгеләде

Собханкул авылындагы мәктәпкә кагылышлы тәүге хатирәләрне респуб-лика тарих архивында юллап таптык. Алар 1925 елга карый. Дүрт еллык беренче дәрәҗә мәктәп була ул. Анда 50 кеше белем ала, ул кулак дип, мөлкәте тартып алынган бер крестьян йортында урнаша.
Авыл үсә, мәктәп тә киңәя: 1949 елда аның өчен бер катлы бина төзелә, 1952 елда – ике, 1964 елда өч катлы бина пәйда була. Собханкул мәктәбе әле дә шунда урнашкан. 1982 елда аның директоры Нурулла Бикчуров тырышлыгы белән аңа гади башлангыч мәктәп янкормасы өстәлә.
Бүген биредә 710 укучы белем ала, 53 укытучы эшли, шуларның 16сы – шушы мәктәпнең элекке укучылары. Шул исәптән директоры Ольга Гусакова. Ул бу вазифада 15 ел хәзер.
– Районның иң борынгы мәктәпләренең берсе дәрәҗәсен йөртсәк тә, заман белән бергә атларга тырышабыз, – дип сөйли ул. – 2006 елда без беренчеләрдән булып өстенлекле “Мәгариф” проекты кысаларында
1 миллион сумлык грантка ия булдык. Бу акчага биология, физика, химия кабинеты өчен җиһаз сатып алдык. Бүген бездә республиканың дүрт инновация мәйданчыгы эшли, сәламәтлек саклау технологияләре кулланыла, федерациянең санлы һәм гуманитар юнәлештәге “Үсеш ноктасы” проектында катнашабыз.
Собханкул мәктәбендә яңалыклар чәмле тормышка ашырыла, әмма шул ук вакытта үткән буыннар тәҗрибәсенә дә ихтирам зур. Шуңа күрә авыл мәктәбендә күркәм гореф-гадәтләр күп булуы һич гаҗәп түгел.
– Мәктәбебез гади уку йорты гына түгел, аерым бер баскыч-үр биләүче мәдәният үзәге дә. Мәсәлән, биредә самбо һәм дзюдо секцияләре эшли, укучыларыбыз мәктәпне һәм авылны яшелләндерүдә катнаша, Яңа ел тантаналары онытылмаслык вакыйгага әверелә, анда укытучылар да, балалар да, әти-әниләр дә катнаша.
1 сентябрь уңаеннан линейканы да уку йорты биләмәсендә түгел, мәдәният йорты янында үткәрәбез. Педагоглар коллективы бертавыштан “Аңлыйсыңмы әни, мин укытучы!” җырын башкарганда авыл халкы һәм укучыларның йөзләрен күрсәгез иде сез!
2005 елда мәктәбебез-нең үз эмблемасы барлыкка килде – ябалак. Ни өчен дисезме? Чөнки бу зирәк кош элек-электән белемгә омтылыш чагылышы дип исәпләнә.
Ольга Ивановна мәктәпнең төп байлыгы – укытучылар коллективы, ди. Мөгалимнәрнең һөнәр осталыгы дәлилләр белән раслана: 2014 елда Елена Шанина республиканың “Ел укытучысы” бәйгесендә бүләкләнә, 2018 елда Елена Держинская аның уңышын кабатлый, былтыр исә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Бакыева рес-публика күләмендәге “Ел укытучысы” җиңүчесе дип таныла.
Йөзләгән укучы уку йортының горурлыгына әверелгән. Шуларның берсе – Никита Гайсин мәктәп укучыларының бөтенрусия биология һәм экология олимпиадасының йомгаклау өлешендә бүләкле урын яулап, “Русиянең алдынгы 100 укучысы” исемлегенә керә. Хәзер ул МДУның бюджет бүлекчәсендә өченче курста белем ала.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лидия Михайлова мәгариф тармагында 43 ел хезмәт сала, шуның 38 елын Собханкул мәктәбенә багышлаган.
– Бирегә эшкә килгәч, мине, яшь укытучыны, беренче мәлдә балалар тыңламады. Түзәр чарам калмагач, икеле тезеп чыга идем. Ул вакыттагы мәктәп директоры, чираттагы тапкыр журналга күз салгач, гомер буе онытылмаслык сүзләр әйтте: “Әдәбиятны икеле куеп кына укыта алмыйсың. Әдәбият дәресенә бәйрәмгә барган кебек барырга кирәк”, – диде. Шул вакыттан бирле әлеге үгет-нәсихәттән тайпылмыйм, дәресләремне мөмкин кадәр кызыграк итеп үткәрергә тырышам. Төрле гадәттән тыш иншалар уйлап табам, балаларны уйланырга, күбрәк сөйләргә мәҗбүр итәм.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Гребенчук мәктәптә 24 ел эшли:
– Мин ветеран да, шул ук вакытта бу һөнәргә яңа аяк басучы да түгел, – ди ул. – Шуңа күрә элекке укыту методикасыннан нәрсәнедер алып, яңасына, заманчага кушам.
Укучылар арасында финанс белемлелек мәйданчыгы алып барам.
Мәктәбебезне исә хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм мохите хакимлек иткән өчен хөрмәт итәм. Без бер-беребез өчен калкан.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Почуева бу мәктәптә тәүге ел эшли.
– Быел беренче сыйныфларны алдым, алар егерме бала. Эшем уку белән үрелеп бара – югары белем алам. Шушы мәктәпне тәмамлавым нык ярдәм итә. Биредә мине барысы да белә, элекке укытучыларым ярдәм итә, киңәшләр бирә. Туган мәктәбемә укытырга кайтуыма бер секундка да үкенмәдем.
Читайте нас