8нче мәктәп бу атнада телестудияне хәтерләтте – уку кабинетлары ишекләренә “Грим салу”, “Монтажлау”, “Әкрен! Съемка бара” ише язулар эленде. Әле монда, әле тегендә сәхнә костюмнары кигән, рольләрен ятлаган актёрлар күзгә чалынды. Операторлар камера һәм утны көйләде, режиссёрлар актёрлар төркеменә күрсәтмә бирде. Әмма бу “кино” ыгы-зыгысында иң сәере – анда катнашучыларның балалар булуы иде.
Өч көнлек марафон безнең район һәм Октябрьский шәһәре мәктәпләре укучылары, өстәмә белем бирү оешмалары һәм балалар телестудияләре тәрбияләнүчеләре – үзенең киләчәген кинематография белән бәйләргә теләгән, шул сәбәпле каникул ялын көн саен үткәрелгән биш сәгатьлек осталык дәресләренә алыштырганнар өчен оештырылган. Аларны “Лучкино” балалар кино остаханәсе җитәкчесе Павел Морозов үткәргән.
Яшь “киночылар” фото һәм видеотехникадан файдаланырга, сценарий язарга өйрәнгән, кыска метражлы фильм драматургиясе буенча лекция тыңлаган, хәтта өч минутлык видеоролик төшергән.
Һәр команда үз тарихын уйлап тапкан, аны экранга чыгару таләп ителгән. Сценарийларның күбесе көнүзәк темаларга багышланган. Балалар наркотикларга һәвәслек, әни йөрәге, кешеләр көрәшкә чыккан җитди авырулар турында бәян иткән. Аларның каһарманнары яшәү өчен алышкан, яраткан, нәфрәтләнгән, хаталар ясаган.
Сценарийлар барысы да Морозов тарафыннан җентекле тикшерелде, ул аларны төп мәсьәләне алга чыгарырга, бер кадр артыннан икенчесен тезәргә өйрәтте.
– Сценарий начар булса, бернинди махсус чаралар да фильмны коткара алмаячак. Әгәр бу йөрәкне урыныннан кузгаткан вакыйга икән, тамашачы сезнең байтак кимчелекләргә, актёрларның уңышсыз уенына да күз йомачак, – диде Павел Морозов.
Иң ишле төркем Собханкул мәктәбеннән килгән. Анда үткән елдан башлап санлы һәм гуманитар юнәлешле “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге эшли. Биредә тиешле аппаратура бар. Шуңа күрә осталык дәресендә алган белемнәрен собханкуллылар тормышка ашырырга ашкынды. Татар-олканлылар өчен исә болар барысы да яңалык иде.
– Авыл мәдәният йортында драма түгәрәген җитәклим, бирегә тәрбияләнүчеләрем белән килдем, – дип бәян итте Татар-Олкан мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зилә Насыйбуллина. – Кызганычка, безнең мәктәптә тиешле аппаратура юк, әмма балаларның кинематографиягә кызыксынуы сүрелмәсә, уку йорты җитәкчеләре бу мавыгуны хуплап, түгәрәк оештырырга һәм бераздан тиешле җиһаз-корылмалар сатып алырга ниятли.