Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Мәгариф
6 Февраля 2020, 08:50

«Укытучым! Түземлегең синең кыя сыман, Күнелең изге, алда нур гына...»

Һөнәр осталыгы бәйгесенең муниципалитет өлешендә җиңүчеләр ачыкланды

Җомга көнне Балалар (үсмерләр) иҗат йортында “Ел укытучысы”, “Өстәмә белем бирү педагогы”, “Ел тәрбиячесе” һөнәр осталыгы бәйгеләренең муниципалитет өлешен ябу тантанасы узды. Алар берьюлы үткәрелде һәм үз даирәсенә 24 укытучыны, 31 мәктәпкәчә мәгариф хезмәткәрен, дүрт өстәмә белем бирү педагогын җәлеп итте. Бәйгечеләр ачык дәресләр үткәрде, лекцияләр белән чыгыш ясады, осталык дәресләре күрсәтте, “түгәрәк өстәлләр” оештырды. Һәркайсы балалар алдында дөньяга ишек ачып, аларны тарихи үткәннәргә күчерде һәм бүгенге тормышны ансыз күз алдына да китереп булмаган белемгә баетты.
Укучыбызны зарыктырмыйк, “Ел укытучысы-2020” бәйгесенең абсолют җиңүчесе исемен әйтик – Кандра 2нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Әбүталипова бу. Ул заманында Башкорт педагогия университетын тәмамлый. Германиягә тел стажировкасына барып кайта, Уфа компанияләренең берсендә тышкы икътисади эшчәнлек бүлегендә эшли. Анда ул чит ил делегацияләре белән сөйләшүләр алып бара, эшкә кагылышлы хатларны тәрҗемә итә.
– Уфадагы эшем ошый иде, әлбәттә, – дип сөйли Әбүталипова. – Әмма гаилә коргач, артык эш сәгатьләре арыта башлады. Өстәвенә, мин кешеләр белән җанлы әңгәмәне өстен күрәм, анда исә гел документлар белән эшләргә туры килде. Мин белгечлегем буенча эш эзләргә карар иттем. Теләсә кайда да түгел, туган-үскән Кандрамда. Биредә җиде ел эшлим инде.
1-11нче сыйныфларда укытам. Мине балаларның казанышлары сөендерә. Монда минем дә хезмәтемнең өлеше булуын аңлыйм. Дәрестә балаларны уңышка илһамландырам, үз көчләренә ышанырга ярдәм итәм. Көндәлек кечкенә җиңүләреннән канатланган балалар ачыла, укуда югары нәтиҗәләргә ирешә. Тәрбияләнүчеләрем бик еш фән олимпиадаларында бүләкле урыннар яулый, фән-тәҗрибә конференцияләрендә җиңә. Мин алар белән горурланам.
Кемдер авыл җирендә яшәү күңелсез дип уйлыйдыр, мөгаен. Мин алар белән бәхәскә керергә әзер. Безнең Кандрада бар нәрсә кул астында: мәктәп, балалар бакчасы, иҗат берләшмәләре, спорт залы. Хәтта бассейн да бар. Нәтиҗәдә балаларыбыз үсеш җәһәтендә шәһәрнекеләрдән һич калышмый.
“Ел укытучысы” бәйгесендә Туймазы 2нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анастасия Белая алдынгы яшь укытучы дәрәҗәсенә ия булды.
– Рус теле – катлаулы фән, ул күпчелек балаларга авыр бирелә, – ди ул. – Мин бу уңайдан уңдым – бишенче-җиденче сыйныфларда укытам, шуңа күрә эшемдә уен алымнарын куллану мөмкинлегем бар. Кайвакыт дәресне үзенчәлекле детектив тикшерүенә әверелдерәм – балалар серләр чишә, тикшерү үткәрә, дәлилләр эзли. Уен төрен дәрес темасы һәм балаларның яшь үзенчәлек-ләреннән чыгып сайлыйм. Мәсәлән, олырак балалар өчен “корректор” уенын кулланам, аның барышында балалар хаталар эзли һәм алардан арына.
Анастасия Сергеевна мондый мәртәбәле бәйгедә беренче тапкыр катнашкан. Иң катлаулысы үз мәктәбең һәм хезмәттәшләрең алдында тойган җаваплылыкны кичерү иде, ди ул. Чөнки алар аңа башыннан алып, ахырынача бәйгегә әзерләнергә ярдәм иткән.
– Бәйге миңа үземне читтән бәяләү, мин барысын да дөрес эшлимме дигәнне аңлау мөмкинлеге бирде. Өстәвенә, башка хезмәттәшләремнең эш рәвешен күрү форсаты тиде. Мин шуны аңладым – чын һөнәр остасына әверелү өчен эшлисем күп, омтылыр офыкларым бар әле, – диде Белая.
Әйткәндәй, талантлы педагог үз тармагы белән генә чикләнми – гитарада уйный, картиналар яза, спорт белән шөгыльләнә.
Бу бәйгеләрдә башка бүлекләрдә җиңүчеләр дә булды. 1нче интернат-мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Галиуллина алдынгы туган тел һәм әдәбият укытучысы дип танылган. Ул туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәтне фольклор аша тәрбияләргә тырыша: дәреслә-рендә Галиуллина балаларны башкорт халык җырлары, йолалары һәм көнкүреше белән таныштыра, педагоглар коллективы белән берлектә Туган телләр атнасы оештыра.
Алдынгы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Оксана Карнаухова Туймазы 4нче мәктәбендә эшли. 20 ел стажлы укытучы гомумикешелек төшенчәләре һәм рухи карашлар үзгәрмәвен раслый – алар булган, бар һәм җәмгыять нигезе булып кала. Классиклар әсәрлә-рендә ул балаларны ихтирам-хөрмәткә, мәхәббәт, мәрхә-мәтлелеккә һәм кеше хәленә керергә өйрәтә.
Туймазы 21нче балалар бакчасының мәктәпкәчә тәрбия бирү педагогы Майра Хисамова алдынгы тәрбияче исеменә лаек булды. Балалар (үсмерләр) иҗат йортының җиңел атлетика буенча тренеры Ольга Саганова – алдынгы өстәмә белем бирү педагогы.
Җиңүче-ләргә диплом, муниципалитет бюджетыннан “Туймазы районы муниципалитет-районында мәгарифне үстерү” программасы буенча бүленгән премияләр, районның мәгариф һәм фән тармагы эшчәннәре профсоюзы бүләкләре, химаячылардан сертификатлар һәм ноутбуклар тапшырылды.
Һөнәрләрендә уңыш-казанышларга ирешкән бер төркем укытучы грамота һәм Рәхмәт хатларына лаек булды. Атап әйткәндә, Туймазы 4нче мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лира Якупова “Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел” медале белән бүләкләнде. Балалар (үсмерләр) иҗат йорты директоры Гөлзидә Нигъмәтуллина һәм Серафимовка 1нче урта мәктәбенең биология укытучысы Ирина Решетниковага БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Авылда эшләүче өч педагог БР Башлыгы грантын алды – Бу Андрей Босов (Серафимовка 1нче мәктәбе), Зөһрә Шәйхетдинова (Гафуров мәктәбе), Рөстәм Мәсәлимов (Кандра 1нче мәктәбе).
Читайте нас