Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Мәгариф
30 Января 2020, 08:30

Робот укытучыны алыштыралмый

Үз эшенә мөкиббән укытучы балалар белән шарда да оча, сыйныф бүлмәсендә дә куна

Укытучы һөнәренең әһәмиятен сөйләп бетерерлек түгел. Җирдәге иң борынгы һөнәрләрнең берсе бу, башта ул ир-егетләр һөнәре дип исәпләнгән. Шуларның берсе – 6нчы мәктәпнең тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юрий Китчук белән көне-төне вакытны мәктәптә үткәрү, киләчәктә бу һөнәрнең югалу-югалмавы һәм укытучының изге хыялы булу-булмавы турында сөйләштек.
– Юрий Вячеславович, бу һөнәр нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Беренче сыйныфта укыганда беренче укытучыбызның дәресләре бик ошый иде. Һәр яңа дәресне кызыклы итеп бирә, һәм без аны авыз ачып тыңлый идек. Ул минем өчен үрнәк, мин һәрьяклап аңа охшарга тырыштым. Уку программасында “Тарих” фәне барлыкка килгәч, максат куйдым – дөнья тарихын өйрәнергә һәм укытучы булырга.
– Якыннарыгыз сез сайлаган һөнәрне ничек кабул итте?
– Барысы да хуплады. Тик укытучыларым бу һөнәрнең гаять катлаулы булачагын кисәтте. Балалар белән эшләү күп көч таләп итә. Чөнки һәр балага аерым игътибар бүләргә һәм күп нәрсәгә өйрәтергә кирәк. Әмма мин курыкмадым, куелган максатыма тәвәккәл бардым.
– Укытучылык эшчәнлегендә нинди авырлык-лар белән очрашырга туры килде?
– Мәктәптә җиде ел эшләү дәверендә алар күп булды. Беренче ел аеруча авыр иде. Һәркөнне дәрескә әзерләнәсең, укыйсың, ятлыйсың, дәрес исә бөтенләй башкача килеп чыгарга мөмкин. Үз-үзеңне кулга алып, аны дөрес юлга борып җибәрергә кирәк. Материалны дөрес бирә белү мөһимлеген аңладым. Гомумән, эшең белән чынлап торып мавыгасың икән, әйләнә-тирәдәгеләр дә битараф калмаячак. Әлбәттә, яңа эшли башлаган укытучыга һәрвакыт авыр, әмма тәҗрибә туплана тора.
– Ни өчен нәкъ 6нчы мәктәпне сайладыгыз?
– Туган мәктәбем бу минем. Анда мин генә түгел, әнием дә укыган. Өстәвенә, мин диплом алганда биредә буш урын бар иде. Һәм мине көчемне сынап карарга чакырдылар. Ризалаштым. Кайчандыр мине укыткан хезмәттәшләрем бик ярдәм итте.
– Мәктәпне 30 елдан соң ничек күрәсез?
– Бөтен дөнья компьютерлаштырыла, электрон төргә тулысынча күчүдән качып булмастыр дип уйлыйм. Кәгазь дәфтәрләр булса да калыр дип өметләнәм. Балаларны дөрес һәм матур язарга өйрәтү югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Укытучылар да тере булыр, аларны роботлар алыштырмас дип ышанасы килә.
– Ничә ел эшләү дәверендә кызыклы хәлләр очрамый булмагандыр?
– Чыннан да, алар байтак. Нәрсә генә эшләмәдек без: кыш көне ледянкаларда тау шудык, һава шарында очтык, тиздән парашют белән сикерергә җыенабыз. Оныта язганмын, мәктәптә кундык ич әле. Бервакыт чыгарылыш кичәсе алдыннан 11нче сыйныф укучылары сыйныфлары белән мәктәптә куна калырга күндерде мине. Директор белән сөйләшеп, укучыларның хыялын тормышка ашырырга булдык. Балаларның төне буе фильм каравын, шаяртып, бер-берсен куркытуын, күңел ачуын, җырлавын сөйләп кенә аңлатып булмый. Андый мизгелләрдә укытучы һөнәренең нинди күңелле булуын аңлыйсың.
– Укучыларыгызга нәрсә теләр идегез?
– Мәктәптәге бөтен яңалыкны шулай тиеш буларак кабул итсеннәр иде. Дөнья алга бара, бар нәрсә үзгәрә, һәм бу үзгәрешләр һәрвакыт яхшылыкка илтә.
Читайте нас