Төп дәүләт имтиханын районда тугызынчыны тәмамлаучы 1272 кеше тапшырачак. Моның өчен районда җиде төп имтихан кабул итү үзәге оештырылачак.
Үткән еллардагы кебек, ТДИ тапшыручылар дүрт фәннән имтихан тотачак, шуның икесе – рус теле һәм математика – мәҗбүри, калган ике фәнне үзләре сайлый. Үз теләге белән имтихан тапшырачак фәннәрне тугызынчылар 2020 елның 1 мартына кадәр хәл итәргә тиеш.
2020 елда БДИда катнашуга гаризаны исә уку урыны буенча 1 февральгә кадәр тапшыру зарур. Мәктәпне башка елларда тәмамлаучылар гаризаны мәгариф идарәсенә (Октябрь мәйданы, 1, 4нче бүлмә) тапшыра.
Үзегез белән паспорт, СНИЛС һәм аларның күчермәсе, 11нче сыйныфны тәмамлау турындагы документның күчермәсе, 9нчы сыйныфтан соң урта-һөнәр уку йортларында белем алучыларның академия белешмәсе булырга тиеш.
1 февральдән соң БДИда катнашуга гариза Русия Федерациясе субъекты дәүләт имтихан комиссиясе карары буенча гариза бирүченең уңай сәбәпләре булган очракта гына имтиханнар башланырга ике атна кала кабул ителә.
2020 елда БДИны алдан тапшыру 20 март-13 апрельдә, ТДИ 25 май-29 июньдә узачак.
Мәгариф идарәсендә БДИ һәм ТДИ мәсьәләләре буенча ашыгыч элемтә телефоны эшли: 5-17-69.