Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Мәгариф
27 Января 2020, 09:30

«Сыйныф» әнисе

Ветеран-укытучы кимендә 40 ел гомерен яраткан эшенә багышлаган

Совет чорында немец теле укытучысы Роза Әсфандиярова ише кешеләр турында ихтирам белән: “Очкалак түгел”, – диләр иде. Димәк, бу кеше озак еллар дәвамында бер һөнәргә һәм бер эш урынына тугры калган.
Роза Рәшит кызының хезмәт стажы – 42 ел! “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе һәм РСФСР халык мәгарифенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән ветеран алты ел пенсиядә инде. Әмма әле дә яраткан коллективы эшчәнлеге, укучыларының нинди уңышларга ирешүе белән кызыксына.
Укытудан тыш, 7нче сыйныфка җитәкчелек итүне йөкләткәндә Роза Рәшит кызына нибары 22 яшь була. Балалар шулкадәр шук һәм хулиган була ки, алардан барлык укытучылар баш тарта. Әмма яшь чибәр белгеч алар белән уртак тел таба. Укучылар “сыйныф әнисе” белән шулкадәр дуслаша, Роза Рәшит кызы, шөрләмичә, алар белән Мәскәү һәм Ленинградка экскурсиягә чыгып китә.
1980 елда педагогны тәрбия эшләре буенча урынбасар итеп тәгаенлиләр. Бу вазифаны ун ел уңышлы били. Моннан тыш, педагог җәмәгать эше алып бара – укучыларның комсомол оешмасы сәркатибе, районга чит ил вәкилләре килгәндә тәрҗемәче була.
Педагог байтак укучыларында немец теленә мәхәббәт тәрбияли. Аның эзе буйлап китеп, укытучы булган яисә чит тел белү сәбәпле башка илгә күчеп киткән укучыларын исеме белән белә ул. Соңгылары да байтак. Мәсәлән, Лина Лее (бер ел элек аның турында яздык) БашДУ тәмамлаганнан соң Германиягә китә. Хәзер ул тормыш иптәше белән Англиядә яши, җиде тел белә һәм кызлар өчен шәхси мәктәптә испан теле укыта. Кайчандыр исә Роза Рәшит кызы ярдәмендә Ницше һәм Гёте телен үзләштергән.
Читайте нас