Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Облачно
Мәгариф
27 Января 2020, 06:45

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәпкә күченде

Җентекле ремонттан соң Югары Бишенде авылы мәктәбендә авыл балалар бакчасы урнашты

Югары Бишенде авылында 1нче балалар бакчасының бердәнбер төркеме 1-7 яшьлек 25 баланы чак сыйдыра иде. Чиратта торган башка сабыйларны урнаштыру мөмкинлеге булмады. Балалар бакчасы 1924 елда төзелгән, мәктәпкәчә тәрбия оешмасы итеп үзгәртелгән зур булмаган агач бинада көн күрде. Бинада җылы, әмма уңайлыклар юк – бәдрәф урамда, су кухняда гына иде. Шуңа күрә идән, чүлмәкләрне юу, балаларны юындыру зур мәшәкатькә әверелде.
“Демография” гомумдәүләт проектының “Хатын-кыз мәшгульлегенә ярдәм – өч яшькәчә балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тәэмин итү” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында авыл мәктәбендә беренче каттагы бүлмәләрнең бер өлешен үзгәртеп корырга һәм анда балалар бакчасы урнаштырырга карар ителде. Бу максатта акчаны республика һәм район бюджетлары бүлде.
Мәктәптә җентекле ремонт былтыр башланды. Башлангыч сыйныфлар беренче каттан икенчегә күчерелде. Элек алар урнашкан мәйдан үзгәртеп корылды: бүлмәләр сүтелде, тәрәзәләр алыштырылды, түшәм һәм электрүткәргечләр яңартылды. Иске такта идән урынына төркемнәрдә янгынга чыдам линолеум җәелде, коридорда плитка ябыштырылды.
Шушы көннәрдә балалар бакчасы яңа бинага күченде. Хәзер анда ике – өлкән һәм кече төркем. Аларда 40 бала уңайлы урнашкан. Төркемнәрдә якты, иркен, заманча мебель – балалар караватлары, шкафлар, өстәл-урындыклар кайтарылган. Һәркайсында аерым санитария үзәге һәм бәдрәф бар. Хәтта автомат кер юу машинасы да барлыкка килгән.
Мәктәп кухнясында балалар бакчасы пешекчесе өчен дә урын табылган, ул үзенең тәрбияләнүчеләрен тәмле ризыклар белән сыйлый. Моның өчен биредә яңа индукция плитәсе һәм духовка-шкаф урнаштырылган.
Педагогия коллективы да, сабыйлар да үзгәрешләргә шат. Чөнки яңа төркем ачылу авылда яшәүче байтак хатын-кызга хезмәт эшчәнлеген гаилә бурычлары белән бергә алып бару мөмкинлеге бирә.
Читайте нас