Ул үзәк урамнарның берсе – Островскийда урнашкан. Монда төзү-монтажлау эшләре төгәлләнеп килә инде.
Төзүче – “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыятенең моның ише оешмалар төзүдә тәҗрибәсе зур. Былтыр компания “Чулпан-2” төбәгендә балалар бакчасын куллануга тапшырган инде. Ул тулысынча төзелеш фирмасы акчасына салынып һәм җиһазланып, дәүләт карамагына тапшырылды. Островский урамындагы балалар бакчасын төзү дә шул рәвешле башкарыла – дәүләт-шәхси хезмәттәшлек килешүе нигезендә. Димәк, озакламый сабыйларның җылы, уңайлы, бар яклап та – уенчыклар, караватлардан алып, заманча мультимедиа системасына кадәр тәэмин ителгән бакчасы булачак.