Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Мәгариф
21 Января 2020, 07:00

Кеше күңелләре инженерлары

“Галәмнән алда атларга”, барысын да белергә һәм булдырырга, үзенчәлекле һәм мөлаем булырга – районда үткән шимбәдә башланган “Ел укытучысы” һәм “Өстәмә белем бирү педагогы” бәйгеләрендә катнашучылар үзләрен шулай күзаллый.

Җиңүгә дәгъва иткән 28 кеше сынауларның берсен үтте дә инде – дүрт сәгать буе алар Михаил Калининның: “Укытучы иң җаваплы бурыч өстендә эшли – кеше тәрбияли. Педагог – кеше күңеле инженеры ул”, – дигән цитатасына нигезләнгән нәсер язды.
Әлегә иң яхшы нәсер авторының исеме сер булып кала. Алда ярышның тагын ике атнасы, аның барышында бәйгечеләр ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар, осталык дәресләре, күмәк лекцияләр үткәрәчәк, мәгариф проектларын яклаячак.
Читайте нас