Быел Башкортстанның 10 шәһәр һәм шулкадәр үк авыл мәктәбе бер миллион сумлык грантка дәгъва итәчәк.
Уку йортлары дәүләт ярдәменә укыту эшчәнлегендәге югары казанышлары өчен лаек булачак.
Төбәк җитәкчесе грантын уку елы нәтиҗәләре буенча тапшырачаклар. Бу хактагы указга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Документта бәйге шарт-кагыйдәләре һәм мәктәпләрнең мәгариф хезмәтләрен бәяләү күрсәткечләре язылган.