Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Мәгариф
30 Декабря 2019, 07:05

Мәктәпкә — уңайлы автобуста

Республика муниципалитетларына яңа мәктәп автобуслары кайтты.

Республика муниципалитетларына яңа мәктәп автобуслары кайтты. Туймазы районында ачык сары төстәге ПАЗлар Төмәнәк һәм Дуслык авыллары мәктәпләренә бүленде.
Яңа техника ГЛОНАСС системасы һәм тахографлар белән тәэмин ителгән. Автобусларның барысының да өстәмә катылык кабыргасы, салонда икешәр җылыткычы бар, һәр кәнәфидә хәвефсезлек каешы каралган.
– Хәзер бездә ике автобус булачак, – диде Төмәнәк мәктәбе директоры Фиргать Куватов. – Нәтиҗәдә Дарвино, Покровка, Тирән-Елга, Казнаковка авылларыннан кырыклап баланы ташый алачакбыз.
Яңа техника ярдәмендә балаларның белемгә юлы уңайлырак булыр дип ышанабыз.
Читайте нас