Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Мәгариф
26 Декабря 2019, 07:55

Укытучылар күкләрне буйсындыра

Элекке нефтьче үз тәгаенләнешен мәгариф өлкәсендә тапкан

Үткән заманнарда малай-шалай хәрби җитәкчеләргә мөкиббән иде, аларны ихтирам итте һәм хәтта бераз шөрләде дә. Армиягә киткән укучылары аларга хат язды, хәрби хезмәтенә кагылышлы тәэссоратлары, күзәтүләре белән уртаклашты. Шул дәвердән бирле нәрсә үзгәрде соң?
– Бернәрсә дә үзгәрмәде диярлек, тик хәзер безне тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучылары дип йөртәләр. Хатлар да язучы юк: фән-техника алга киткән заманда без балалар белән телефон яисә интернет ярдәмендә аралашабыз, – дип сөйли 1нче гимназия укытучысы Илнур Гайфуллин.
Мәктәптә укыганда Илнур Гали улы укытучы һөнәре турында уйлап та карамаган. Әмма ике дистә ел элек аңардан, нефтьчедән, Япрык мәктәбендә берничә ай физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытып торуны үтенәләр. Аның ялга кайткан чагы була һәм директорның сүзен екмый. Эш барышында үзен таләпчән, гадел һәм чәмле укытучы буларак таныта, укучылар һәм хезмәттәшләренең ихтирамын яулый. Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән укытучы балаларны җәлеп итү, кызыксындыру ысулларын яхшы белә. Әмма иң мөһиме – ул үзе дә мәктәпне якын итә. Һәм биредә калырга була.
Иң элек парашют түгәрәге оештыра.
— Тугыз ел элек мәгариф сис-
темасында кыскартулар башлангач, Япрык мәктәбеннән китеп, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тармагына эшкә урнашырга туры килде. Әмма берничә елдан соң мине кабат белем бирү оешмасына чакырдылар, бу юлы 1нче гимназиягә, – дип искә төшерә Гайфуллин. – Коткару тармагында эшләү минем белемне шактый баетты. Мәктәптә мин асылда теорияче, монда гамәли эшләр башкардым. Кеше гомерләрен чынбарлыкта коткарырга туры килде. Әлбәттә, балаларга тормышымдагы мисаллар белән баетылган дәресне тыңлавы мавыктыргыч.
Илнур Гали улының укучылары төрле ярышларда, спорт фестивальләрендә һәм беренчелекләрдә җиңү яулый. Күптән түгел укытучы үзе дә тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучыларының рес-публика бәйгесендә җитди жюри алдында сынау тота.
Бәйгенең муниципалитет өлешендә җиңгән укытучы финалга әзерләнә башлый. Ул читтән торып һәм турыдан-туры катнашу өлешләреннән тора. Комиссия туймазылының портфолиосын һәм иҗади эшен сайлап ала һәм Уфага чакыра.
Җиңүче исеменә республиканың төрле төбәгеннән 10 укытучы дәгъва итә. Барлык сынауларны уңышлы үтеп, Илнур Гали улы икенче урынга лаек була.
Укытучының ниятләре зурдан. Ул гимназиядә янгын хәвефсезлеге-гамәли спорт төрен үстерергә җыена һәм үзенең “сабые” – парашют түгәрәге эшен дәвам итә. Бу спорт төренә ул укучыларны гына түгел, хезмәттәшләрен дә җәлеп иткән. Димәк, укытучылар күкләрне дә буйсындыра хәзер. Хәтта уку-укыту эше буенча директор урынбасары да. Зөлфия Хәсәнова парашют спорты буенча өченче разрядка ия.
Читайте нас