Чарага берничә һө-нәр вәкилен – “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры Илгиз Насыйровны, 86нчы даруханә мөдире Ләйсән Өметбаеваны, Кандра почта элемтәсе бүлекчәсе мөдире Марина Хәкимованы, технология укытучысы Әлфия Әхмәдуллинаны чакырдылар. Алар үзләренең эш нечкәлекләре турында бәян итте, укучыларның сорауларына җавап бирде.
Мәктәп балалары сәнәгать дизайны нигезләрен үзләштергән. Алар киләчәк объектлары уйлап тапкан: мәңгелек двигатель, нанотөймәләр, азык тәмен үзгәртергә сәләтле корылма һәм берничә минут эчендә вакытка идарә итүче җиһаз бу.