Берничә көн рәттән юридик һәм индустрия колледж-ларында һөнәр осталыгы ярышлары узды. Туймазыдагы ике мәйданчык Башкортстанның 13 шәһәрендә үткән рес-публика “Вордскилз” чемпионатының бер өлешенә әверелде. Анда 585 кеше катнашты.
Осталык өчен 34 мәйданчык
Ярышларда Башкортстанның яшь һөнәр осталары гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Марий Эл, Татарстан, Иркутск, Түбән Новгород, Ырымбур, Саратов өлкәсеннән дә егет-кызлар катнашты.
Чемпионат колледж студентлары өчен 62 юнәлеш буенча – 34 һәм мәктәп укучылары өчен “юниор” төркемендә 24 мәйданчыкта үткәрелде.
Туймазыга Уфа, Мәскәү, Бозылык командалары җыелды. Берничә көн дәвамында бәйгечеләр “Полимер чималдан эшләнмә җитештерү” һәм “Хокук саклау эшчәнлеге (“Полиция вәкиле”) юнәлешендә теориягә кагылышлы һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтте.
Иң мөһиме – тынычлык!
– Туймазы безне гаять җылы каршы алды, шундук киләсе сынауларга бәйле тынгысызлык, борчу юкка чыкты, – ди булачак хокук сакчысы – Мәскәүдән Диана Тарбиева. – Туймазыда бөтенләй башка тормыш. Әмма туймазылылар, зур шәһәр студентлары кебек, булачак белгечлеге буенча тирән йөзә. Димәк, соңгы биремгәчә алышырга туры киләчәк.
Шулай булды да: ярыш барышында тәртип сакчыларының әле бер, әле икенче төркеме алга ыргылды. Биремнәр катлаулы иде. Җинаять урынында мәетне тикшерергә, төрле торыштан салкын корал белән файдалану осталыгын күрсәтергә, дәлилләр туп-ларга, җинаятьченең фотороботын төзергә һәм аны тоткарларга кирәк иде.
– Ягулык түгелмәгән. Маяклар урнаштырабыз, урау юлдан хәрәкәт оештырабыз, зыян күрүчегә ярдәм күрсәтәбез, “ашыгыч ярдәм” чакыртабыз, – булачак тәртип сакчылары “Юл-транспорт казасы урынына чыгу” бурычы кысаларында үзләренең һәр гамәленә аңлатма биреп барды.
Туймазы юридик колледжын ике команда тәкъдим итте.
– Вакытны чикләүләре генә борчый. Биремнәрне үтәү тәртибенә килгәндә бер кыенлык та юк – без боларның барысын да дәресләрдә үттек. Димәк, бар белгәнебезне күрсәтергә тиешбез, кемнең көчлерәк булуын экспертлар бәяләячәк, – диде алар.
Көтелмәгән хәлләрдән курыкмыйбыз
Техниклар исә ике төркемгә бүленде: берәүләр ЧПУлы станокларда ике эшләнмәне эшкәрткән арада, икенчеләре өч үлчәмле модель проектын төзеде һәм картерның (механизмны яньчелү һәм тузаннан саклаучы җайланма) бер өлеше сызымын әзерләде. Аннары егетләр урыннарын алышты.
Ярышларның икенче көнендә көтмәгәндә станоклар “чыгымлады”. Әмма хуҗалар сынатмады: көтелмәгән хәл туган очракта “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыяте белән килешү нигезендә бәйге предприятие цехларында дәвам итте.
– Безнең станоклардан бер аермасы да, катлаулылыгы да юк, – дип уртаклашты тәэссоратлары белән бурычын үтәгәннән соң индустрия колледжының дүртенче курс студенты Антон Әхтәриев.
«Алтын» безнеке
Ярышлар тәмамлангач, бер тәүлек дәвамында егетләр экспертлар карарын көтте. Туймазы яшьләренең осталыгын алар югары бәяләде. “Хокук
саклау эшчәнлеге” юнәле-шендә (“Полиция вәкиле”) Туймазыдан ике команда да, беренче һәм өченче урыннар яулап, бүләкләнүчеләр исәбенә эләкте.
“Полимер чималдан эшләнмә җитештерү” юнәлешендә Туймазы индустрия колледжының өченче курс студентлары Рәмзил Вахитов һәм Рузана Хәйретдинова җиңде, аларның курсташы Руслан Баһаув – өченче урында.
– Бу чемпионат минем вакытлыча ыгы-зыгы һәм рухи киеренкелек шартларында эшли алуымны күрсәтте. Шулай ук укытучыларыбыз тарафыннан бирелгән белем һәм күнекмәләрнең югары дәрәҗәдә булуын раслады. Биремнәрне үтәү җәһәтеннән бер кыенлык та кичермәдем, югыйсә кайбер мәсьәләләр яңа иде, – ди Рузана. – Русия җыелма командасына эләгергә һәм илебезгә беренче урын яуларга хыялланам.
Башка юнәлешләр буенча ярышлар узган Уфадан да сөенечле хәбәр килеп иреште. Индустрия колледжының дүртенче курс студенты Илья Михеев “ЧПУлы станок-ларда фреза-шомарту эше” юнәлешендә җиңү яулаган, Туймазыдан тагын бер студент – Станислав Видинеев “ЧПУлы станокларда токарьлык эше” юнәлешендә икенче урынга чыккан.
Укучыларга – яшел юл
Яшь һөнәр осталары чемпионаты әле 16 яше тулмаган егет һәм кызлар арасында – “юниор” төркемендә дә үтте. Монда да Туймазы яшьләре сынатмады. 6нчы мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Диана Иванова “Башлангыч сыйныфлар укытучысы” юнәлешендә “бронза”га лаек булды.
– Педагогия колледжы укытучылары бәйгедә катнашучы сайлау тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәч, икеләнүгә урын калмады, әлбәттә, Диана барырга тиеш, – дип сөйли мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире Татьяна Тамочкина. – Ул чәмле, мәктәптә ирекле ярдәмчеләр җитәкчесе, кирәк вакытта оеша, үзен кулга ала белә.
Чемпионатка әзерләнергә аңа педагогия колледжы укытучылары Ирина Киреева белән Диләрә Нәҗметдинова ярдәм иткән.
Биремнәр җиңелдән булмаган. Сигезенче сыйныф кызыннан, робототехника элементлары кулланып, дәрестән тыш чара, ата-аналар белән тәрбияви интерактив үткәрү; интерактив веб-квест әзерләү таләп ителгән.
– Бу бәйгегә кадәр веб-квестның нәрсә икәнен дә белми идем, – дип сөйли Диана, – роботларны да чак чамаладым. Хәзер исә “Wix” сәхифәләре төзү платформасында рәхәтләнеп эшлим һәм “Лего” конструкторыннан роботлар җыям.
4нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Вадим Камалов “Видео төшерү” юнәлешендә җиңгән. Вадимга бәйге дәвамында кечкенә фильм төшерү, каһарманнар табу, видеооператор, яктыртучы, видеомонтажчы, тавыш операторы, тавыш режиссёры күнекмәләрен, төсләрне җайга салу нигезен күрсәтү бурычы йөкләтелгән. Егетебез боларның барысына да остазы Виктор Кузнецов карамагында өйрәнгән.