Соңгы елларда Кандра укучыларының өлгереше бермә-бер артты. Күп кеше моңа “Завод Нефтегаз-Оборудование” җәмгыяте җитәкчесе Рифат Үтәшев тарафыннан яхшы уку, тикшеренү эшләре, спортта, иҗатта ирешкән уңышлары өчен оештырылган Кече Нобель премиясе чәмләндерә дигән фикердә. Җиде ел эчендә ул Кандраның дистәләгән укучысына тапшырылды. Үткән җомгада диплом һәм премияләр белән тагын 14 лауреат бүләкләнде.
Бәйрәм авыл мәдәният йортында үтте, укучыларны премияне булдыручылар, дәрәҗәле кунаклар котлады.
“Төгәл фәннәрне өйрәнүдәге уңышлары өчен” бүлегендә Рәфис Нәгыймов һәм Гөлия Белголова, “Филологияне өйрәнүдәге уңышлары өчен” – Алсу Җиһаншина һәм Карина Ахунова, “Җәмгыять белемен өйрәнүдәге уңышлары өчен” – Дарья Плужникова һәм Аделина Гатауллина, “Табигый фәннәрне өйрәнүдәге уңышлары өчен” – Фәрит Мәүлетов һәм Илназ Фазлыев, “Иҗаттагы уңышлары өчен” Карина Төхфәтуллина һәм Ильяс Имамов бүләкләнде.
Быел бүлекләр исемлегенә тагын бер юнәлеш өстәлде – “Икътисад өлкәсендәге уңышлары өчен” дип атала ул, бу юнәлештә Румиль Сәетгәрәев һәм Камилла Янбухтина җиңүче дип танылды. Бу укучыларга дипломнар һәм 5 мең сумлык акчалата сертификат, укытучыларына исә акчалата бүләк тапшырылды.
Премияне оештыручылар: Республика клиника онкодиспансерының бүлек мөдире Василий Пушкарёв, РСФСРның, Татарстанның, Башкортанның халык артис-ты Фидан Гафаров, “Алойл” җәмгыяте баш директоры Риф Вафин, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Рида Собханкулова, Рөстәм Ахунов, УДНТУ ректоры Рамил Бәхтизин, Кандра 2нче мәктәбен тәмамлаган, “Башкортстан” телерадиокомпаниясе директоры Рөстәм Зарафетдинов.