Артём Брусков, Адэм Әхмәдишин, Елизавета Мирошниченко, Егор Соловьёв һәм Реналь Хәби-ров республика Башлыгы стипендиясен алачак. Моны раслаган дипломны аларга БР мәдәният министры урынбасары Ринат Халиков тапшырды.
Сәләтле укучылар өчен каралган финанс ярдәмен алуга Башкортстанның төрле районнарыннан берничә мең кеше дәгъва итте. Жюри аларның өлгерешен, төрле бәйгеләрдә җиңүен бәяләде. Нәтиҗәдә финалга 100 кеше чыкты.