Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Дождь
Мәгариф
9 Декабря 2019, 07:35

Суши остасы булырга телисезме?

Агросәнәгать колледжы укытучылары укучылар арасында чәмле һөнәр юнәлеше эше алып бара

Күптән түгел һөнәр юнәлеше бирү эшчәнлеге кысаларында Собханкул мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары агросәнәгать колледжында кунак булды. Үсмерләр биредә укытылган белгечлекләр белән танышты. Алар үзләрен берничә һөнәрдә сынап карады хәтта. Суши, ролл әзерләү һәм капкейклар бизәү буенча осталык дәресләре зур кызыксыну уятты.
Укытучылар мәктәпләрдә үзләре дә еш кунак. Күптән түгел алар 4нче мәктәптә булды һәм балаларга мастика – торт, кекслар бизәү өчен кулланылган ашарга яраклы декоратив чимал белән ничек эшләргә кирәклеген күрсәтте. Укучылар татлы ризык әзерләү эшенә бик теләп кушылды.
Читайте нас