Киләсе елда педагогия колледжының “Браво” студентлар отряды оештырылуга 20 ел була. Отрядка директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәйхана Галләмова җитәкчелек итә. Аңа дүртенче курс студентлары – отряд командиры Василиса Черных, комиссар Александр Шәфыйков һәм янә чәмле 70 студент ярдәм итә.
“Браво” катнашкан һәм әле дә катнашуын дәвам иткән барлык чара һәм бәйгеләрне саный китсәк, гәзитнең бер саны җитмәс иде. Менә аларның берничәсе: “Игелекле эшләр марафоны”, “Чиста шәһәр”, “Тормышта вак-төяк булмый”, ветераннар белән очрашулар, спорт спартакидалары, педагогия отрядларының һәм алдынгылар мәктәбенең республика слётлары, балалар савыктыру лагерьларында эш... Отрядның грамота, кубок һәм дипломнарда чагылган җиңүләре дә санап бетергесез. Соңгыларының берсе – октябрьдә Уфада үткән “Башкортстан Республикасында балалар ялын һәм аларны савыктыруны оештыручы алдынгы вожатыйлар отряды” рес-публика бәйгесендә III урын.