Күптән түгел колледж студентлары Илья Лубышев белән Марсель Дангичов (укытучылары П. Гаврилов) Башкортстан сварка-монтажлау һәм сәнәгать-җитештерү колледжында үткән X республика “Алдынгы сварка-чы” һөнәр осталыгы бәйгесендә катнашкан. Алар ун алдынгы катнашучы исәбенә кергән.
Озакламый студентлар “Яшь һөнәр осталары” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында осталык дәрәҗәсен күрсәтәчәк. Алар “ЧПУ станокларында шомарту” һәм “ЧПУ станокларында фрезалау” бүлекләрендә катнашачак. Бу чемпионат республикада 11-14 декабрьдә үтәчәк. Әле финалчылар индустрия колледжында, бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводында, “Пакер” фирмасында әзерлек үтә – бу оешма белгечләре аларга тәҗрибәсен уртаклаша.