Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Мәгариф
28 Ноября 2019, 08:12

Поезд «Ромашково» станциясеннән кузгала...

Туймазы 4нче балалар бакчасында балаларны матурлыкны тоярга, табигатьне һәм физик культураны яратырга өйрәтәләр

Байтак еллар эшемә барган юлым 4нче балалар бакчасы яныннан үтә иде. Үткән-сүткәндә адымнарымны әкренәйтә төшәм һәм күз салам: “Карале, тагын нәрсәдер пәйда булган ич!” Балалар дөнья белән уен мәйданчыкларында таныша: ракетага утырып галәмгә оча, Муха-Цокотуха белән чәй эчә, авыруны “Ашыгыч ярдәм” арбасына салып ташый. Хәтта уенчык нефть вышкасы да, юри генә булса да, “кара алтын” чыгара. Әлбәттә, малай-шалайның көчле куллары ярдәмендә. Шунсыз булмый.


Егылдыңмы? Торып бас та алга йөгер

Әгәр сабыйга балалар бакчасында беренче көннән үк ошаса, димәк киләчәктә күз яшьләре дә булмас, үз төркеменә дә ул бик теләп йөрер, дип уйлый мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмасы җитәкчесе Людмила Такашова. Балалар бакчасы турындагы беренче тәэссорат тоташ сурәттән барлыкка килә. Шуңа күрә балалар бакчасы коллективы менә ун еллап инде үстерелешле мохит булдыру өстендә эшли.

Людмила Геннадьевна миңа Ромашково шәһәре (балалар бакчасы биләмәсендә урнашкан уен мәйданчыкларын шулай атыйлар) буенча сәяхәткә чыгып керергә тәкъдим итте. Касса тәрәзәсеннән сипкелле канәгать кыз елмайды. Кайсы станциягә кадәр баруыбызны сорады, билет бирде һәм хәерле юл теләде. Станция караучысы кыңгырау шалтыратты. Кузгалырга вакыт!

Барлыгы 14 станция икән. Һәркайсының үз бурычы. “Спорт” тукталышында мәргәнлеккә һәм чыдамлылыкка сыныйлар. Биредә кече футбол өчен капкалар, озынлыкка сикерү өчен махсус урын, кече гольф өчен дугалар, «сәламәтлек сукмагы» бар.

– Өлкәннәрдән еш кына: “Менмә, егылырсың, йөгермә – берәр җиреңне имгәтерсең!” – дигән сүзләр ишетеп, бала алдан ук үзен уңышсызлыкка әзерләп куя, – дип сөйли өлкән тәрбияче Анна Әхмәтова. – Элек ничек булган соң? Балалар барысына да үзаллы өйрәнгән, бәрелгән-күгәргән урыннар булган, әлбәттә, әмма бу күңелне төшермәгән. Мамык мендәр өстендә утырып кына баланың көчле һәм чыдам булмаячаган аңлаган әти-әниләр. Шуңа күрә безнең балалар каршылыкларны атлап, сикереп үтәргә, туп тибәргә һәм дөрес йөгерергә өйрәнә.


Бер нарат,

ике нарат

Сәфәребез барышында мине кечкенә кыз җитәкләп алды: “Әйдәгез, дәү ташкабак күрсәтәм! Мин аңа үзем су сиптем...”. “Бакча” тукталышында яшь табигатьне өйрәнүчеләр ел саен төрле яшелчә үстерә. Укроп, петрушка, суган, сарымсак түтәлләре дә бар.

“Метеостанция” тукталышындагы өлкән төркем тәрбияләнүчеләре флюгер ярдәмендә җил юнәлешен билгели. “Бу җилне үлчәү өчен җиңсә, ә монысы болытларны билгеләү өчен кыса”, – дип аңлата мәйданчыкта кизү торган бала. – Без тәҗрибә үткәреп, суның төрле туфракка ничек сеңүен билгеләдек». Малайга хөрмәт белән карап куям – файдалы эш башкаралар икән ләбаса. Тикшеренүчеләр бит...

“Кошлар ашханәсе” тукталышында балалар кошлар турында кайгырта икән. Җимлекләрне дә матурлык өчен генә асмаганнар. Биредә кошларны ачлыктан коткаралар. Балалар төшенгән: бер башлагач, даими ярдәм итәргә кирәк.

“Экология сукмагы”нда йөрергә дә бик кызык. Ташлар бакчасы коры инешне әйләндереп алган. Анда ике аккош йөзә, ярларында исә бакалар, кәлтәләр утыра, энә карагы, күбәләкләр оча. Басма буйлап атлагач, акланга килеп чыгасың, анда зур кырмыска оясы бар. Кырмыскалар тәрбиячеләр кулы белән эшләнгән, алар өйләренә яфраклар, чыбык-лар, хәтта күбәләк кортын да күтәреп китеп бара... Кулдан ясалган табигать почмагы сөйрәлүчеләр, җирдә һәм суда яшәүчеләрнең, бөҗәкләрнең һәм табигатьтәге башка җан ияләре, аларның яшәү даирәсен, бер-берсе белән аралашуын күрергә мөмкинлек бирә.

Бер тукталышта кечкенә басу җәйрәп ята. Анда арпа, бодай, арыш, солы үсә. Икмәкнең кабартмалар кебек агачта үсмәгәнен белә мондагы балалар. Аның юл башы иксез-чиксез басулардан килүен дә белә. Өстәлдә икмәк булсын өчен кешеләргә күп көч салырга кирәклеген дә яхшы аңлый.

Башка тукталышларда җәйге театр сәхнәсен күрергә, изо-студиядә әниеңнең сурәтен ясарга була. Әмма иң могҗизалы урын – “Урман җанварлары авылы”. Һәр агач төбендә кемнең дә булса әкият өе урнашкан. Өйдән-өйгә таштан сукмак салынган, янәшәдә кечкенә бакчалар, нарат күркәләре, гөмбәләр, имән чикләвекләре тутырылган кәрзиннәр. Кем яши монда? Керпеләр, камка, кондызлар, бакалар, хәтта сукыр тычкан да.


Әти-әниләр барысын да булдыра

Сәяхәтебез вакытында без ягулык станциясе, светофорлары белән берничә җәяүлеләр кичүе, машиналар тукталышы, юл билгеләренә дә тап булдык. Болар барысы да нәниләргә юл-хәрәкәт кагыйдәләрен өйрәнү өчен кирәк.

Эшләре тыгыз әти-әниләр-гә дә киңәш бирергә вакыт табыла икән монда. Алар өчен файдалы мәгълүматлы (җәй көне нинди бөҗәкләрдән сакланырга, Туймазы районында ашарга яраклы-яраксыз нинди җиләк-җимеш, гөмбә үсә) стенд-такталар да урнашкан. Алар тыштагы һәр мәйданчыктагы күшекнең стенасына беркетелгән.

– Үзебез генә башкарып чыга алмас идек бу эшне, – ди Людмила Геннадьевна, – Әмма искиткеч әти-әниләребез бар. Корсуновлар, Аникиннар, Фәрухшиннар, Хәйбрахмановлар, Зөфә-ровлар, Хәсәновлар Михеевлар, Хәйруллиннар.

Һәр архитектура сыны, ландшафт дизайны эшләнмәсе агачтан, таштан, металлдан эшләнгән. Бернинди дә иске машина тәгәрмәчләре һәм пластик шешәләр юк. Балаларда югары зәвык тәрбияләү, матурлыкны тоярга һәм күрергә өйрәтү, йола, гореф-гадәтләргә нигезләнеп рухи дөньяларын үстерүне төп бурычы дип саный тәрбиячеләр.


Венера АШИРОВА.
Читайте нас