Туймазы 4нче мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Назгөл Хөсәенова Казанда VI “Глаголица” бәйсез балалар әдәби премиясе чарасында катнашты. Яшь каләм тибрәтүчеләр Казанның истәлекле урыннарында экскурсиядә булды, “Туган авылым” милли комплексында милли ризыклар белән сыйланды, концерт карады. Балалар жюри әгъзалары – шагыйрь, публицист Роберт Миңнуллин, шагыйрь Рифат Сәлах, журналист Павел Гутионтов, тәрҗемәче Ольга Варшавер, язучылар Виктор Лунин, Наринэ Абгарян, шагыйрь Сергей Махотин белән очрашты, осталык дәресендә булды. Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Питер Пен” спектакле премьерасын карадылар. “Әкият” курчак театрында чараны йомгаклау тантанасы булды. Яшь иҗатчыларны 40 килограммлы торт белән сыйладылар. Җиңүчеләр исемлегендә Назгөл дә бар. Ул үзе иҗат иткән “Казанга сәяхәт” шигыре белән дипломант булды. “Казанда үткән бер атна онытылмас хатирәләр калдырды. Каникулымны файдалы да, мавыктыргыч та итеп үткәрдем. Яңа дуслар таптым”, - ди Назгөл.