– Без ел саен гаиләбез белән кышка дару үләннәре хәстәрлибез: мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, үги ана яфрагы бу, – ди Иске Туймазы мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Рубина Зиннәтуллина. – Җыеп саклау өчен тәгаенләнгән дару үләннәрен табигый заказникларда, аерым сак астындагы төбәкләрдә генә түгел, Иске Туймазы авылы тирәсендә дә очратырга була.
Дару үләннәрен җыю һәм әзерләү планын тәкъдим итеп, халыкның гомуми ботаникага кагылышлы хәбәрдарлыгын арттырырга телим мин. Беренчедән, аларны аяз көнне, юллардан, көтүлекәрдән, торак үзәкләреннән читтәрәк җыярга кирәк. Икенчедән, чәчәкләрен чәчкә ата башлаган чорда, яфракларын чәчәк атар алдыннан яки чәчәк ата гына башлаган мәлдә, ипләп кенә сабакларын кисеп җыярга кушалар. Шул ук вакытта сабакның бер өлешенә кагылмагыз. Тамыр һәм тамырчыларны яз һәм көз көне әзерлиләр, моның өчен үсемлекнең яртысын гына кулланырга кирәк, кайрысын исә – яз көне, сут йөри башлаганда алалар. Җимешләрен тулысынча өлгергәч җыялар, бөреләрен исә – иртә язда, аларның бүртеп, үсеп буйга китүен көтәргә киңәш ителми.
Дару үләннәренең файдалы үзлекләрен өйрәнгән чакта үзем өчен нәтиҗә ясадым: җитди авырудан үлән ярдәмендә генә дәваланып булмый – дару үләннәре профилактика, ярдәм һәм ныгыту сыйфатын гына үти һәм бу чараларны мотлак табиб карамагында кулланырга киңәш ителә.