Тугызынчы сыйныф укучысы Илина Хәбирова җәй көне әти-әнисе белән Бөрҗән районына сәфәр кылган. “Шүлгәнташ мәгарәсе” тыюлыгында алар бал музеенда булган. Илина балдан үз куллары белән косметика ясап карарга уйлаган. Химия укытучысы Лиза Кубаева бу тәкъдимен хуплаган.
Башта кыз табигый косметиканың сыйфатлары, составы һәм файдасы турында байтак әдәбият укып чыккан. Төбәгебездәге косметологларның берсе яшь тикшеренүчегә косметология буенча киңәшләрен биргән һәм үз серләрен чишкән.
Кызык дәлил: кызлар, бит тиресенең нинди төрдә булуына карамастан, косметика куллана һәм нәтиҗәдә битләре ялкынсына.
Илина бит тиресен ачыклауның өч ысулы турында белгән һәм моны үз сыйныфташларында сынап караган. Аннары эшенең иң кызыклы һәм файдалы өлешенә керешкән – балдан һәм башка табигый өлешләрдән битлекләр әзерләгән. Битлекләрне үзендә һәм әнисендә сынаган.