Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Мәгариф
5 Ноября 2019, 12:45

Мәгариф

Өйдә уку уңайлы

Укытучылары Артур Насыйбуллинга башкаланың дәрәҗәле югары уку йортларына керүне юраган, чөнки ул берничә тапкыр республика фән олимпиадаларында җиңгән, БДИда исә физикадан 98 балл туплаган! Әмма Артур күптән карар иткән: ул УДНТУның Октябрьский филиалына керәчәк, бюджет исәбенә уку өчен исә баллары җитәрлек аның.

Артур балачактан техника иҗатына мөкиббән. Кече сыйныфларда лего-конструкторлар җыя. Бераз үсә төшкәч, туганнары пластиктан күләмле өлешләр басу өчен туган көненә 3D-принтер бүләк итә. Менә шунда башлана да инде аның техника белеменә омтылышы.

“Нефть чыганакларын эзләү һәм алардан файдалану” факультетының икенче курс студенты университетта да олимпиада хәрәкәтендә чәмле катнаша. Артур анда катнашуның файдалы белем генә биреп калмавын, филиалдан финанс ярдәме дә булуны ассызыклый. Мәсәлән, БДИны уңышлы тапшырган өчен беренче курстан ук 10 мең сум күләмендә стипендия ала ул. Хәзер ул янә арткан – Артур Израильдә халыкара математика олимпиадасында бүләкләнгән. Өстәвенә, сәфәргә бару бәясен уку йорты тулысынча үз иңенә алган, моның өчен егет университетка бик рәхмәтле.

— Олимпиада былтыр ук читтән торып катнашу өлешеннән башланды – без биремнәрне онлайн үтәдек, – ди студент. – Безнең филиалдан берничә кеше республика өлешенә узды, ул Уфада авиация университетында үтте. Җиңүчеләр (алар исәбендә мин дә бар идем) Йошкар-Олага бөтенрусия бәйгесенең турыдан-туры катнашу өлешенә бардык. Анда бронза бүләккә лаек булдым.

Илебезнең көчле зирәк башлары белән ул күптән түгел Израильдә студентларның халыкара ачык математика олимпиадасы суперфиналында булып кайткан. Алгебра, геометрия, математика анализы, саннар теориясе һәм гади математика курслары буенча тугыз катлаулы бирем үтәргә кирәк булган. Моның өчен студентларга дүрт сәгать вакыт бирелгән. Нәтиҗәдә Артур икенче урын яулаган!

Югары нәтиҗәгә ирешкән егет кул кушырып утырырга җыенмый. Киләчәктә дә төрле бәйгеләрдә катнашмакчы ул. Чөнки олимпиадага әзерлек барышында булачак һөнәреңне тизрәк үзләштерәсең.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.
Читайте нас