4 ноябрьдә бәйрәм ителгән Халык бердәмлеге көне – Мәскәүне поляк илбасарларыннан азат итү һәм Фетнәләр чоры тәмамлануның еллыгы. Бу вакыйга 1612 елда була. Бәйрәмнең безнең төбәккә турыдан-туры мөнәсәбәте бар – башкортлар поляк интервентлары һәм ялган патша Лжедмитрий II отрядларына каршы көрәштә чәмле катнашкан.
Исегезгә төшерәбез – 1608-1609 елларда Русиядә икевластьлелек урнаша. Мәскәү Кремлендә законлы патша Василий Шуйский, Мәскәү янында Тушинода исә тарихта Лжедмитрий II яисә патша улы Дмитрий Иванович буларак танылган ялган патша лагере торган. Хәл поляклар интервенциясе белән катлауланган, 1609 елдан исә ачык поляк-литва интервенциясе башланган. Илебез ике лагерьга бүленә, өстәвенә, шәһәрләр һәм җирләрнең зур өлеше ялган патшага кала.
Башкортлар бу авыр чорда (ул Фетнә дип атала) ялган патшаның вәгъдәләренә ышанмый, дәүләт алдындагы йөкләмәләренә, Мәскәү патшасына биргән антына тугры кала. Алар ялган патша отрядларына һәм алар белән бергә килгән интервентларга каршы көрәштә хөкүмәт гаскәрләре ягында чәмле катнаша. Гомерләре бәрабәренә Русия дәүләте бәйсезлеген саклап калырга ярдәм итә.
Ноябрь бәйрәменә багышланган чаралар районның барлык мәгариф оешмаларында үтә. Кайбер мәктәпләрдә тамашалар куела, бәгъзеләрендә викторина әзерләнә. 1нче интернат-мәктәптә укучылар өчен тарих дәресе әзерләнгән, анда балаларга бу бәйрәмнең барлыкка килүе турында аңлатылды.
Укучылар республика турында шигырьләр укыды, Фетнә вакытында Русия тарихындагы кызыклы мәгълүматларны яңгыратты, викторинада катнашты. Алып баручылар Фетнә турында видеосюжет тәкъдим итте.