Туймазы хәбәрләре
+30 °С
Облачно
Мәгариф
28 Октября 2019, 06:48

Элемтәдә – халыкара космос станциясе!

Уфадан ерак түгел урнашкан “Связист” ял базасында бүген халык-ара аэрокосмос мәктәбе ачыла.

Уфадан ерак түгел урнашкан “Связист” ял базасында бүген халык-ара аэрокосмос мәктәбе ачыла.

Тугыз көн буе 70 укучы – Башкортстаннан, Пермь, Чиләбе, Свердловск өлкәсеннән аэрокосмос темасына багышланган бәйге һәм олимпиадаларда җиңүчеләр һәм авиация университетында белем алган чит ил студентлары яшәячәк анда.

Сәләтле балалар исәбендә Туймазы вәкилләре дә бар – 7нче мәктәп укчылары Илнур Мөгыйнов, Луиза Вәлиева, Анастасия Хисмәтуллина бу.

Балалар белән очрашуга танылган очучы-космонавтлар киләчәк, ә лагерь эшчәнлеге барышында балалар халыкара космос станциясе белән элемтәгә чыгачак. Алар шулай ук хәрбиләштерелгән спорт эстафетасында, фән-тәҗрибә конферен-циясендә катнашачак, бел-гечләр лекцияләреннән байтак кызыклы мәгълүмат алачак. “Первушино” аэродромы пилотаж төркеме исә һавада осталыгын күрсәтәчәк.
Читайте нас