Конференциядә 58 укучы катнашты. Алар төрле темаларга багышланган кызыклы чыгышлар тәкъдим итте. Аларның эшләрен жюри әгъзалары тикшерде. Жюри исәбендә Уфадан мәртәбәле кунаклар – Язучылар союзы әгъзалары Фәрзанә Акбулатова һәм Марсель Сәлимов бар иде . Конференция эшендә Әсгать Мирзаһитовның туганнары – оныгы И. Мирзаһитов һәм энесе Ф. Хартдинов катнашты һәм язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Шулай ук авыл мәдәният йортында күренекле җәмәгать эшлеклесе, С. Юлаев ис. дәүләт премиясе лауреаты, драматург Әсгать Мирзаһитовның музее ачылды. Конференциянең халыкара төбәк халыклары телләрен саклау елына бәйләп үткәрелүе дә игътибарга лаек.