Көзге каникулда Туймазы 6нчы мәктәбенең 25 өлкән сыйныф укучысы юнәлешле “Техномир хәрәкәте. Безнең яңа мәктәп” белем бирү сменасында катнашты. Укытучылары Дилә Сарычева җитәкчелегендә алар яңа киләчәк мәктәбе проектын төзеде.
“Техномир хәрәкәте” программасы “Роснано” мәктәп лигасы тарафыннан төзелгән. Аның максаты – Русия мәктәпләрендә заманча, беренче чиратта табигый-фәнни мәгарифне үстерүгә йөз тоткан фикерләрне алга сөрү.
– “Техномир хәрәкәте” программасы турында ике ел элек белдек һәм катнашырга карар иттек, – дип сөйли Туймазы 6нчы мәктәбе директоры
Татьяна Мишина. – Программа гаять мавыктыргыч. Балалар осталык дәресләрендә катнаша, кызыклы кешеләр белән аралаша, проектлар әзерли һәм яклый. Смена өч көн дәвам итте. Төрле уеннар, квестлар, остаханәләр оештырылды. Без кызыклы кунаклар чакырдык – психолог, режиссёр, программачы балаларны күп нәрсәгә өйрәтте.
– Тормыш бертуктамый алга бара һәм заман мәгарифе дә аның белән бергә үзгәрергә тиеш, – дип сүзгә кушылды Дилә Сарычева. – Шуңа күрә балаларга үзләре укырга теләгән киләчәк мәктәбе даирәсен уйлап табу, киләчәк мәктәбенең санлы дизайнын әзерләү, үз тәкъдимнәрен кертү, күңелсез укыту мәсьәләсен геймификация (уен) ярдәмендә хәл итү бурычын йөкләттек. Балаларның фикер-тәкъдимнәре күп иде. Кемдер асты өскә килгән дәрес буенча эшләргә тәкъдим итте – өйдә әзерләнергә, мәктәптә исә тема буенча укытучы белән әңгәмәләшергә. Башкалары электрон дәреслекләрнең өстенлеген исбатлады. Өченчеләре ял бүлмәләре, мавыгулар буенча клублар оештырырга теләде. Балаларның байтагы проект төзүдә һәм яклауда беренче тапкыр катнашуга карамастан, биремнәрен яхшы башкарды.
– Күпсанлы осталык дәресләре истә калды, – диде шушы мәктәп укучысы Ильвина Зарипова. – “Кино һәм башкалар” курсында без Елена Корнилова белән аралаштык. Ул безгә кино төшерү серләрен ачты, безне режиссёрлар кебек фикер йөртергә өйрәтте. Моннан тыш, балалар психологы белән очраштык, ул безгә менталь карта турында сөйләде, программачы исә сәхифә төзергә өйрәтте.
Без “Злак” крестьян-фер-мер хуҗалыгы икмәк заводында булдык, икмәк, күмәч, камыр ризыклары пешерү технологияләре белән таныштык. Смена бик яхшы үтте. Киләсе каникулда бу лагерьга кабат киләчәкмен.
– Юнәлешле смена оештыруда чирканчык алдык, – дип дәвам итте Дилә Сарычева. – Киләсе смена техника юнәлешендә булачак. Анда без балаларны Туймазы предприятиеләрендәге эшчәнлек белән таныштырырбыз. Бәлки, киләчәктә һөнәр сайлаганда ярдәм итәр ул аларга.