Туймазы хәбәрләре
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 октябрь 2019, 11:45

"Укытучы дигән исемем бар..."

Соңгы елларда Туймазы мәктәпләре укучылары БДИда, тарих һәм җәмгыять белеме олимпиадаларында югары күрсәткечләргә ирешә.

Соңгы елларда Туймазы мәктәпләре укучылары БДИда, тарих һәм җәмгыять белеме олимпиадаларында югары күрсәткечләргә ирешә. Республика югарылыгында алдынгылар исемен йөртә алар.

Моны саннар да дәлилли: яшь туймазылылар тырышлыгы белән районыбыз җәмгыять белеменнән БДИ тапшыру күрсәткечләре буенча төбәктә беренче урын били, тарих буенча – алдынгы өчлектә без. Иҗади ярышларга килгәндә дә, безнең егет һәм кызлар башка район һәм шәһәрләрдәге яшьтәшләренең борынына чиртә. Мәсәлән, мәктәп укучыларының күптән түгел үткән Бөтенрусия тарих олимпиадасында бүләкле сигез (!) урынны туймазылылар яулаган, табигый фәннәр ярышында – дүрт урын. Аларның уңыш нигезе нәрсәдә? Беренче очракта – булдыклы остазларда, әлбәттә.
Читайте нас: