Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Мәгариф
7 Октября 2019, 06:59

Укучыда фәнгә кызыксыну уяту мөһим

Ольга Миңлегәрәеваның гаиләсендә 30 укытучы

Ольга Миңлегәрәеваның гаиләсендә 30 укытучы! Шуларның бишесе тарих факультетын тәмамлаган, шуңа күрә Ольга Бикҗан кызының язмышы хәл ителгән була.

Педагогия университетыннан соң яшь белгеч үзе укып чыккан Туймазы 2нче мәктәбенә эшкә килә һәм биредә 24 ел хезмәт сала. Шушы дәвердә дәреслекләр, программалар үзгәргән, яңа алым һәм стандартлар кертелгән. Иң әһәмиятле үзгәрешләрнең берсе – Бердәм дәүләт имтиханы.

Җәмгыять белеме фәненнән имтихан тапшырырга теләүчеләр елдан-ел арта. Педагог моны күпчелек югары уку йортларына кергәндә бу фәннең мәҗбүригә әверелүе белән аңлата.

– Абруйлы һөнәрләр тормышның бар өлкәләреннән дә хәбәрдарлык таләп итә – сәясәт, икътисад, җәмәгать, хокук. Җәмгыять белеме исә шушы фәннәрдән гыйбарәт, – ди ул.

Остаз үзенең укучыларын имтиханны уңышлы тапшыруга бишенче сыйныфтан ук әзерли башлый. Беренче бурыч – тәрбияләнүчеләрендә фәнгә кызыксыну уяту. Ольга Бикҗан кызы алар белән әхлак һәм рухи тәрбия мәсьәләләрен тикшерә, укучылар үз чиратында фикерен белдерергә һәм аны якларга курыкмый. Педагог сүзләренә караганда, баланы сәбәп-эзмә-эзлеклелек элемтәсен күрергә өйрәтү мөһим, чөнки бер генә җәмгыять күренеше дә эзсез узмый.

– Укучы имтихан җәһәтеннән анык карарга килгәч тә (бу исә 10нчы сыйныф башында була), планга ярашлы эш башлана, – ди укытучы. – Атна саен укучылар үзаллы имтихан вариантын яза, тикшерә, төзәтә, хаталарын аңлата, үзләренә бәя бирә. Атнага бер тапкыр анык имтихан шартларында сынау эшләре башкара.

Бүген БДИ алдыннан тәүге еллардагы кебек дулкынлану һәм тезләрдә калтырау тоелмый. Без имтиханнан нәрсә көтәргә кирәклеген, күпсанлы репетицияләр балаларга тынычланырга ярдәм итүен беләбез. Укытучы буларак, укучыларымның сынатмаячагында ышанам. Мин укучыларымда шушы ышанычны тәрбияләргә тиеш. Чөнки, ахыр чиктә, югары балл хыялдагы һөнәренә ия булу мөмкинлеге белән генә чикләнми. Җәмгыять белеме балаларны өлкәннәр тормышына әзерли, чынбарлыкны аек бәяләрлек һәм үзен гомуми кабул ителгән кагыйдәләргә ярашлы тотарлык шәхес тәрбияли.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас