Туймазы хәбәрләре
+30 °С
Ачык
Мәгариф
7 октябрь 2019, 07:02

Имтихан алдыннан елмаегыз

6нчы мәктәпнең укыту бүлеге мөдире Татьяна Тамочкинаның иманы камил: БДИны уңышлы тапшыру бөтен коллективның тырышлыгы ул

– Җәмгыять белеме буенча тәүге БДИны яхшы хәтерлим, – дип сөйли Тать-яна Михайловна. – Ул уку елында күпчелек югары уку йортларының студентларны Бердәм имтихан нигезендә кабул итәчәген без октябрьдә генә белдек. Өр-яңа формат иде бу, һәм, әлбәттә, укытучылар укучылардан ким шөрләмәде. Әзерлек өчен имтиханның демо-төре һәм бердәнбер биремнәр җыентыгы бар иде. Укучылар белән бу китапны битләргә аерып, күчермәләрен ясаганыбыз хәтердә. Катлаулы һәм яңа булуга карамастан, эшебез уңды, нәтиҗәләр искиткеч иде.

Шул заманнан бирле БДИ өлкәсе шактый үзгәрешләргә дучар булды: биремнәр, бәяләү таләпләре алышынды, темалар киңәйде. Имтихан катлауланды: хәзер укучылардан тәнкыйди фикерләү, анализлау һәм фикер йөртү таләп ителә. Һәм тормышның бар өлкәләреннән хәбәрдар булу зарур. Әмма бернәрсә үзгәрешсез калды – алтынчы мәктәп укучылары һәрвакыт җәмгыять белеменнән БДИ-да шәһәр буенча фәкать югары балл туплый.

Татьяна Михайловна җәмгыять белеме фәнен укыту белән беррәттән директорның уку-укыту бүлеге буенча урынбасары вазифаларын да башкара. Шуңа күрә имтиханнарга системага ярашлы әзерлек турында барысын да белә. Педагогның иманы камил: югары балл – аның гына хезмәт нәтиҗәсе түгел. Монда иң мөһиме – барлык коллективның эше. Чөнки җәмгыять белеме башка барлык фәннәргә дә кагылган өлкә ул: рус теле, тарих, әдәбият...

Педагог фикеренә караганда, башлангыч сыйныфлардан ук балада гаиләсе, мәктә-бе алдында җаваплылык тойгысы тәрбияләргә кирәк. Һәм аны үзаллы эшләргә өйрәтергә: бүген интернетта төрле мәгълүмат табарга, онлайн-вебинар һәм әзерлек курсларында катнашырга була.

Педагог сыйфатлы белемнең ни дәрәҗәдә кадерле булуын, БДИны уңышлы тапшыру иң абруйлы югары уку йортлары ишекләрен ачуын тәкрарлаудан туктамый.

– Миңа балаларны БДИга, олимпиадаларга, бәйгеләргә әзерләү ошый, – ди ул. – Баштагы мәлдә фән белән артык кызыксынмаган укучының бу юнәлештә кыенсынып кына тәүге адымнарын ясавын, кыюлана төшүен, ачылып китүен һәм уңышка ирешүен күзәтергә яратам.

Минем өчен нәтиҗәне көтү һәрчак дулкынландыргыч. Имтиханнан соң югары баллар турында хәбәр иткәч, мин бу хакта укучыларыма әйтәм. Бу шатлыклы мизгелләр берничә еллык әзерлекнең нәтиҗәсе.

Регина МИҺРАНОВА.

Читайте нас