Собханкул урамнары буйлап ашыкмый гына өлкән яшьтәге ханым атлый. Ул авылның барлык кешеләре белән таныш кебек – аның белән кечесе дә, олысы да хөрмәтләп исәнләшә, сәламәтлеген сораша, үз чиратында ул да аларның эше белән кызыксына.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Әхмәрова бу. Ул 39 ел педагог булып эшләгән, шуның 30 елын – Собханкул мәктәбендә. 91 яшьтә булуына карамастан, аның күзләре әле дә очкынланып яна, елмаюы исә күңелне яктырта.
Эш дәверендә Надежда Суфиян кызы собханкуллыларның бер генә буынын укытып чыгармаган. Байтагы өчен ул, белем бирүдән тыш, аларны шәхес буларак тәрбияләгән Укытучыга әверелгән. Балаларның иң күркәм сыйфатларын ачып, ул аларны хезмәт сөючәнлеге һәм киләчәккә өметле карашы белән илһамландырган. Шуңа күрә педагогия хезмәте ветераны казанган хөрмәт һәм ихтирам үзен-үзе аклаган.
Ерак 1944 елда тугызынчы сыйныфны яңа гына тәмамлаган Әхмәрованы комсомол туган Өязетамак мәктәбенә эшкә җибәрә. Сугыш бара, тирә-якта ачлык-ялангачлык. Иң кирәкле әйберләр җитми, әмма балаларны укытырга кирәк. Аның хезмәт юлы шулай башлана.
1953 елда ул Собханкул мәктәбенә килә, анда 1983 елга кадәр эшли. 1968-1976 елларда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була.
Хезмәттәшләре һәм замандашлары сүзләренә караганда, Надежда Суфиян кызы чәмле һәм иҗади карашлы укытучы була. Озак еллар гомерен мәктәпкә багышлый, тәрбияләнүчеләре тормышы белән яши, аларны мәдәниятле, югары белемле кешеләр итеп тәрбияләргә тырыша. Балаларны туган төяге тарихы белән таныштыруга күп вакыт бүлә, гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли. Ел саен укучылар белән тарихи һәм әдәби урыннарга сәфәргә чыга.
Педагогия эшчәнлегеннән тыш, Надежда Суфиян кызы җәмәгать һәм мәгърифәт эше дә алып бара. Гомеренең иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе дип 1951 елда Коммунистлар партиясе сафларына керүне исәпли. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Әхмәрова “Иҗади хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре, “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе, байтак Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Әмма төп бүләге итеп Әхмәрова укучыларының ихтирамын исәпли. Аларның ихлас рәхмәте аңа яшәү көче бирә.
Күптән түгел без аңарда кунакта булдык. Саубуллашканда, Надежда Суфиян кызы: “Бүгенге вакыйгалар кайчандыр тарих булып калачак. Сез шуны истән чыгармаска тиеш: тарихны сез ничек итеп язасыз, ул шундый булачак”, – диде. Әхмәрованың тормыш юлы – моның чагу үрнәге.