Туймазы хәбәрләре
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 сентябрь 2019, 11:37

Тормыш алга бара!

Биш авыл мәктәбе нигезендә “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре ачылды


Укучыларның кайсысы тылсымчы Хогвартс академиясендә белем алырга һәм каһарман Гарри Поттер белән бергә могҗиза кылырга хыялланмады икән? Узган сишәмбедә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар юнәлештәге мәгариф үзәкләре ачылган биш авыл мәктәбеннән малайлар һәм кызлар бу хыялга бераз якынайды. Яңа юнәлеш ярдәмендә хәзер алар тылсымлы таяктан тыш та могҗиза кыла ала.

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты ярдәмендә үзәкләрдә дәресләр бердәм гомумрусия программасы буенча үткәрелә, аның кысаларында технология, математика һәм информатика дәресләрендә балалар роботлар җыя, проектлау һәм модельләштерү белән шөгыльләнә һәм хәтта 3Д-принтерда үз макетларын бастырып алала. Виртуаль чынбарлык шлемы диңгез киңлекләренә чуму, борынгы шәһәрләр урамнары буйлап йөрү мөмкинлеге бирә, квадрокоптер ярдәмендә исә алар авылларын кош юлы биеклегеннән күрәчәк.

Укучылар тагын байтак заманча җиһаз кулланачак: компьютерлар, планшет, фотоаппарат, видеокамера бу. Яңалыклар ярдәмендә тормыш иминлеге нигезләрен укытуның сыйфаты яхшырачак – гомумдәүләт проекты кысаларында алынган медицина тренажёрларында балалар каза күрүчегә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәчәк.

“Үсеш ноктасы” үзәкләре Карамалы-Гобәй, Түбән Троицкий, Собханкул, Кандра 1нче, Серафимовка 1нче мәктәпләрендә ачылды.

Собханкул мәктәбендә район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов булды. Ул бу уку йортының республиканың алдынгы 30 мәгариф оешмасы исемлегенә керүен һәм беренче унлыкка эләгү мөмкинлегенә ия булуын билгеләде.

– Зур шәһәрләрдәге мәктәпләр белән танышканда гадәттә аларның матди җиһазланышына көнләшеп кайта идем. Хәзер исә бу җиһазлар үзебездә дә бар. Собханкул мәктәбе – алдынгыларның берсе, уку йортында берничә белем бирү мәйданчыгы эшли, “Үсеш ноктасы” үзәге ачылу белән исә биредә уку тагын да кызыклырак булачагына иманым камил, – диде Айдар Рифгать улы.

Район башлыгы менталь арифметика, робот техникасы, финанс белеме дәресләрендә булды, хәтта виртуаль шлемны таманлап карады.

Шул ук көнне "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында илебездә 2049 “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды, шул исәптән 133е Башкортстанда. Киләчәктә аларның саны артачак.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: