Районның 35 мәктәбендә, колледж-ларда һәм мәдәният йортларында чемпионнар белән зарядка оештырылды. Бу күрсәткеч буенча Туймазы районы үзе дә республика чемпионына әверелде. Икенче урында – Стәрлетамак районы, анда 30 оешмада спорт чаралары узган.
Туймазы укучылары өчен иртәнге күнегүләрне чын спортчылар, спорт мәктәпләре тренерлары үткәрде. Бу максатта шәһәрнең 1нче мәктәбенә биатлон һәм көрәшнең хәрби-гамәли юнәлеше буенча СССРның спорт мас-теры, чаңгы узышы буенча берничә тапкыр бөтенсоюз һәм бөтенрусия ярышлары чемпионы Ирина Бикташева килде.
7нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучыларын зарядкага “Спартак” футбол клубы тренеры Мансур Исламов җыйды. Хоккей тренеры Ришат Гыйниятуллин белән сәламәтлек сәгатенә исә 8нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары чыкты. Остаз “хоккейчылар өчен” махсус күнегү үткәрде, аңа тәрбияләнүчеләре ярдәм итте.