Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 август 2019, 12:44

Тәнәфестә физкультура ясыйбыз

Үткән атна ахырында Иске Туймазыда спорт мәйданчыгы ачылды – балалар һәм үсмерләр шундук турник, борыс, бас-кычларга “ябырылды”.

Үткән атна ахырында Иске Туймазыда спорт мәйданчыгы ачылды – балалар һәм үсмерләр шундук турник, борыс, бас-кычларга “ябырылды”. Форсаттан файдаланып, район Хакимияте башлыгы урынбасары, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы Сергей Подоприхин һәм авыл мәктәбе директоры Роберт Хәйдәров та аркылы борыста егәрлеген сынады.

Спорт мәйданчыгы авыл мәктәбе һәм балалар бакчасыннан ерак түгел – Иске Туймазы авылы халкы шулай хәл иткән. Мондый күршелекнең яшь буынны спорт һәм сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итәчәгенә иманы камил аларның, чөнки тәнәфес вакытында бирегә тиз генә йөгереп килеп, бер-ике күнегү эшләп китәргә мөмкин.

Авыл халкына тәкъдимен тормышка ашырырга “Анык эшләр” проекты ярдәм иткән. Сертификатлы җиһаз сатып алырга һәм спорт мәйданчыгын җиһазларга (хәвефсезлек кагыйдәләре буенча!) республика һәм төбәк бюджетыннан 360 мең сум бүленгән. Иске Туймазы авылы “Анык эшләр” проектында беренче тапкыр гына катнашмый. Ике ел элек аның кысаларында авыл урамнарында яңа яктырткычлар урнаштырылды.
Читайте нас: